Төркиядә яшәүче ир-атны башка хатын-кызларга лайк куйган өчен гаепле дип таптылар: хәзер ул элекке хатынына миллион сумга якын акча түләргә тиеш. Бу хакта җирле Haberturk телеканалына сылтама белән «Комсомольская правда» телеграм-каналы яза.
Төркия Югары суды, ир-атның социаль челтәрләрдә чит хатын-кызларның фотоларына лайкларны еш куюы – аерылышу өчен саллы сәбәп һәм хатынына компенсация түләргә нигез була, дигән карар чыгарган. Төрек ир-атын элекке хатынына бер тапкыр 500 мең лира (якынча 950 мең сум) һәм ай саен 5 мең лира күләмендә алиментлар түләргә мәҗбүр иткән.
Хатын-кыз судта сөйләгәнчә, ире аны мыскыл иткән, акча бирмәгән, башка хатын-кызларга лайклар куйган һәм, ахыр чиктә, хыянәт иткән. Шуннан соң ул аерылышырга гариза бирә, диелә хәбәрдә.