Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит кешеләр

news_top_970_100

Бала чагымда мин тулы, бәхетле гаиләдә яшим дип уйлый идем. Әти, әни, абыем, үзебезнең шәһәрдә үк яшәгән әбием. Без үзебез шәһәр читендә яшәдек, әмма әбигә еш кунакка килә идем, ул мине карусельләргә, кафеларга, кинога йөртте. Әби 2 бүлмәле иркен фатирда яшәде. Әби яшәгән йорт янында гына матур, җыйнак парк бар иде, шунда буада үрдәкләр йөзә, мин шул үрдәкләрнең суга чумып-чумып уйнаганын күзәтергә, аларны ипи белән сыйларга ярата идем. Әле тагын әбинең бер күршесе истә калган, ул апаның кечкенә эте бар иде, аның рөхсәте белән, кайвакыт этне дә урамга алып чыгып йөртә идем. Әти-әни абый белән безгә эт алырга рөхсәт итмәде, чөнки абый иртән бик йокларга ярата, ә син эт карар өчен әле кечкенә, диләр иде. Ә шәһәрдә исә миңа бик рәхәт иде.

Әмма әби пенсиягә чыгып, авылга күченеп киткәч, барысы да кинәт үзгәрде. Әбием әйтүенчә, аны җиргә, саф һавага тарткан. Булган акчасына үзе туып-үскән авылда бернинди уңайлылыгы булмаган бәләкәй генә йорт сатып алды. Суга коега йөрде, бәдрәф тышта, хәтта ул өйгә газ да кермәгән, утын ягып җылытыла иде. Дөресен әйтәм, миңа мондый шартлар ошамады, һәм мин әби янында кунакта нибары 3 тапкыр булдым, анысында да озак тормадым әле.

Ә әбинең фатирын әти белән әни арендага бирде. Абый белән без үсеп җиткәч, икебезгә бүләчәкләрен әйттеләр. Әбинең васыяте шундый иде.

Миңа 15 яшь тулгач, абый өйләнде. Һәм яшь хатыны белән әбинең шәһәрдәге фатирында яши башладылар, озакламый уллары туды. Җиңгәм минем аларга килеп йөрүләремә шат түгел иде, мин бәләкәй булгач, аның баласына зыян салырмын дип курыкты. Абый да хатыны яклы булды, һәм, тора-бара, без аралашмый башладык.

Ә фатирда минем дә өлешем бар, һәм, мәктәпне бетергәч тә, шунда яши башлаячакмын, дигән сүзләремә риза булгандай баш какты, әмма шуңа кадәр үзләренә килеп йөрмәскә кушты. Бу вакытта җиңги икенчегә авырлы иде, шуңа күрә аны борчып йөрергә ярамый, янәсе.

Тик, көтмәгәндә, әби үлеп китте. Әни, беренче мирасчы буларак, фатирны үзенә теркәде. Ә мин аннан:

«Әни, син фатирны әби кушканча абый белән икебезгә бүләчәксеңме?» – дип сорадым.

«Әлбәттә, кызым, шулай булачак. Тик бераз көтәргә кирәк инде...» – диде әни.

Тик шул вакытта гаиләгә борчу-хәсрәт килде. Әни әтине хыянәттә тотты һәм аерылышырга гариза язды. Әти белән әни ызгыш-талаш белән мавыгып китте, фатир бүлә башладылар, ә миңа игътибар да итүче булмады.

Шулай итеп, мин уйламаганда-көтмәгәндә беркемгә дә кирәксез булып калдым, үземне бик ялгыз хис иттем. Укуга да кул селтәдем, «өчле-икеле»дән баш чыкмады, урамда йөри торгач, начар компаниягә иярдем, начар гадәтләрем барлыкка килде...

Ниһаять, әти-әни без яшәгән 3 бүлмәле фатирны бүлешеп бетерде һәм икесе дә берешәр бүлмәле фатирга күченде. Мин әтигә үпкәләгән идем, шуңа әни белән яшәп калдым. Әмма берсендә әни үзеннән 5 яшькә яшьрәк егет алып кайтты, гаепле карашын аска төбәп:

«Бу – минем яңа мәхәббәтем. Ул монда яшәячәк. Бу – минем шәхси тормышымны җайларга соңгы шанс. Син комачау итмәссең бит, кызым?» – диде.

«Юк», – дидем ачулы гына, әнине «сатлыкҗан» дип кабул иттем.

Тормышын миннән башка гына җайларга теләве башыма сыймады.

«Ә мин кая китәргә тиеш, әни?» – дип сорадым.

«Син инде олы кыз. Менә-менә мәктәптә тәмамлыйсың. Ә мин менә мәктәпне бетерүгә үк фабрикага эшкә урнашып, тулай торактан бүлмә алган идем», – диде әни.

«Соң ул кайчан булган бит. Хәзер фабрикалар да, тулай тораклар да юк инде», – дип карышып маташтым.

Укуым начар булса да, мин мәктәптән соң бергә җиргә укырга кереп, һөнәр үзләштерергә теләдем. Абый янына бардым, әни тормышын көйләп йөри, ә минем яшәр урыным юк, мәктәптән соң техникумга керәм һәм бу фатирда үз бүлмәмдә яши башлыйм, дидем.

«Нинди бүлмә ул? – дип аптырап карады миңа абый. – Әни, икенче оныгы тугач, фатирны безгә бүләк итеп яздырды. Сиңа әйтмәдемени?»

Мин нишләргә дә белмәдем.

«Әни, син мине бернәрсәсез калдырдың. Миңа нишләргә хәзер?» – дидем әнигә.

«Мин шулай дөрес була дип санадым. Абыеңның гаиләсе, 2 баласы бар, ә синең башыңда җилләр уйный. Булачак җинаятьчеләр белән бәйләнештең, алар синең фатирыңны да тартып алырга күп сорап тормаслар. Ә болай күңелем тыныч ичмасам. Аннан, сиңа әбиеңнең авылдагы өе калды. Шулай булгач, син дә буш калмадың, кызым», – диде әни.

Гарьләнүдән күземә яшьләр тыгылды, ничек кирәк алай әйберләремне җыйдым да әти янына киттем. Әмма ул да башка хатын-кыз белән яши, һәм ул апага алар белән бергә чит кеше яшәячәге ошамады, әлбәттә. Мин аның күзенә мөмкин кадәр сирәк чалынырга тырыштым. Иртән иртүк мәктәпкә китәм, кайткач, үземә һәм аларга ашарга әзерлим, дәресләрне әзерлим дә ял итәм. Ә ул апа кайтканчы өйдән чыгып китәм. Әле бер дус кызымда, әле икенчесенә кунып йөрдем, яки өйгә бик соң гына кайта идем. Кухняда әкрен генә раскладушка җәеп ятам, ә иртән калганнар торганчы аны җыеп куям.

Мәктәпне көч-хәлгә тәмамладым, әмма имтиханнарда хәлем начарланды, аздан гына аңымны җуймый калдым. Чыгарылыш кичәсенә бармадым, аттестатны болай гына барып алдым. Чөнки... авырлы икәнемне белә идем инде.

Егетем миннән бераз зуррак иде, ул мине бала турында беркемгә дә әйтмәскә күндерде һәм мәхәббәт җимешебездән котылыр өчен акча бирде. Әмма миңа куркыныч иде, мин акчаларны алдым да авылга әбидән калган йортка кайтып киттем. Бу хурлыктан качарга теләдем, алга таба нәрсә эшләргә икәнен уйланасым килде.

Ә әти-әнигә минем авылга киттем кулай гына булды, шатландылар. Акча җибәреп тордылар, тик ул акча яшәргә көчкә генә җитә иде. Күршедәге Сания әби белән Мәликә әби булмаса, ничек исән калган булыр идем икән? Алар апалы-сеңелле иде, ялгызлар, балалары да, оныклары да юк. Минем ялгыз икәнемне, бала көтүемне белгәч, мине үз канатларына алдылар.

Әле ярый әби исән чагында өенә газ кертеп кала алган, кышлыкка утын әзерләп азапланасы булмады, тик суны гына ишегалдындагы коедан ташыйсы иде. Әбиләр мине әкренләп авыл тормышына өйрәтте. Көн аралаш диярлек йомырка, сөт кертеп тордылар. Кызым тугач, миңа бала караштылар.

Ә әти-әни, абый килеп тә карамады...

1 елдан соң авылдагы ашханәгә эшкә чыктым.

Шунда булачак ирем белән таныштым. Без 5 ел очраштык, чөнки ул өйләнгән ир-ат иде. Ул башка районнан безнең авылга килеп эшләде, минем белән яшәде, ярдәм итте. Өйне тышлады, су кертте, капка-койма тотты, мунча да төзедек.

Ә берсендә:

«Мин гелгә синең янга кайттым. Мин командировкаларга йөргәндә, хатын да вакытын заяга уздырмаган булып чыкты. аңлашып аерылыштык, кызыма ярдәм итеп торачакмын, әмма синең баланы да какмам-сукмам, үз балам кебек тәрбияләрмен. Ризамы син?» – диде.

Шуннан соң башка аерылышканыбыз юк. Ул чынлап та минем кызымны үз баласыдай яратты. Ләкин үз кызы да әтисен онытмый, безгә килеп, кунак булып китә.

Бу вакытлардан шактый сулар акты, ирем белән хуҗалыкны ныгыттык, теплицалар ясадык, күпләп мал асрадык. Район үзәгенә барып, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт, йомырка саттым. Аннан авылда да азык-төлек кибете ачып җибәрдек. Яңа йорт салып чыктык. Тик иң мөһиме, шундук булмаса да, иремә ул таптым. Хәзер улыбыз Камилгә 6 яшь.

Көтмәгәндә, әти-әни безнең барлыкны да исләренә төшерде. Мине социаль челтәрләрдә табып яза башладылар. Байлыгыма, бәхетемә сокландылар. Оныклары да исләренә төшкән, аралашасылары килә икән...

Әнинең теге ир белән тормышы барып чыкмаган, әнине кирәк вакытта файдаланган да, соңыннан яшьрәкне тапкан. Әни бәхетсезлегенә зарлана. Ә миңа ул кызганыч түгел, чөнки мин бәхетсез булганда, анда минем кайгы булмады. Ул вакытта ниләр кичергәнемне бер Аллаһ кына белә бит.

Берсендә, өметсезлеккә бирелгәндә, абыйга СМС җибәрдем: «Әгәр миңа бер-бер хәл була калса, баламны алырсың», – дидем. Ул вакытта бауга менәсем килгән иде.

Ул миңа: «Бала ясаганда кай җирең белән уйладың? Нигә хәзер башкалар синең өчен уйларга тиеш?» – диде.

Ул вакытта иртүк күрше әбиләрнең ишек шакуы коткарып калды мине. Алар минем белән танышырга кергән иде.

«Без әбиңне белә идек. Бик яхшы хатын иде. Урыны оҗмахта булсын. Оныгы да үзе кебек яхшыдыр, дип уйлыйбыз», – диделәр алар миңа.

«Бер дә яхшы түгел инде мин... Әти белән әнигә мин кирәкмим, абый мине күралмый, балам – «җилдән...» – дидем.

«Беркемгә дә кирәкмәгән кеше булмый ул», – диде берсе, аркамнан сак кына сөеп.

«Менә балаң тугач, аңа кирәк булачаксың. Әбиеңә кирәк син, ул сине күреп тора. Каршы булмасаң, без сиңа булышырбыз», – дип елмайды икенчесе.

Сания әби белән Мәликә әби күптән мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын. Аларның изгелеген гомер онытмам. Аллаһ ташламый дип, дөрес әйтәләр икән ул.

Ә әти-әни белән аралашырга теләмим. Әти өченче гаиләсен алыштырды инде, һич тынычлана алмый. Әни «мин бәхетсез» дип елый. Абый исә, «син каты бәгырьле, бөтенебезне оныттың» дип гаепләп яза башлады. ул хәзер үзе дә миңа кунакка килергә, мунча керергә, бәлеш ашарга каршы түгел...

Ә алар хәзер миңа барысы да чит-ят кешеләр кебек. Бер тапкыр тормышымны җимерделәр һәм тагын җимерергә телиләр, ахрысы.

Әлегә аларның СМСларына «әле кунак кайгысы юк» дип кенә җавап бирәм. Тик бөтенесен дә теге «өч хәрефкә» озатырга телем кычыта.

Әллә мин хаклы түгел микән, әллә мөнәсәбәтләрне җайлап, яңартып җибәрергәме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100