Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит илгә киткән «йолдызлар» үз гамәлләре өчен җавап бирәчәк – Бастрыкин

news_top_970_100

Россия Кораллы Көчләрен дискредитацияләгән һәм Россиядән чит илгә киткән шоу-бизнес вәкилләре, кире кайткан очракта, үз гамәлләре өчен закон буенча җавап бирәчәк. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әйтте.

«Чит илгә киткән һәм Россия Кораллы Көчләре эшләрен дискредитацияләгән шоу-бизнес вәкилләре позициясе хәзер яши торган илләрендәге сәясәткә ярарга тырышуы белән бәйледер. Әмма аларның берәрсе берничә елдан соң кире кайтырга уйлый икән, үз гамәлләре өчен закон буенча җавап бирәчәк», – дип кисәтте ул.

Бастрыкин фикеренчә, шоу-бизнес вәкилләре үз эшчәнлекләрен чит илдә дәвам итәр өчен, керем алу өчен, җәзадан качарга өметләнеп, Россия Кораллы Көчләрен дискредитацияләү белән шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, мондый йолдызлар үзләренең ышанычсызлыгын күрсәтте. «Илдән йөз чөерделәр, югыйсә, шушында аларның концертларына йөргән гап-гади тамашачы хисабына миллионлаган мал-мөлкәт җыйдылар. Тик, билгеле булганча, хыянәтчеләрне бер җирдә дә ачык йөз белән каршы алмыйлар», – диде Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100