Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит илгә качып китеп, Россия паспортын яндырган җырчы кире кайтканда кулга алынган

news_top_970_100
Чит илгә качып китеп, Россия паспортын яндырган җырчы кире кайтканда кулга алынган

«Шарлот» буларак танылган җырчы (Эдуард Валерьевич Шарлот) Пулково аэропортында кулга алынган. Бу хакта SHOT телеграм- каналы тараткан видеодан билгеле булды.

Махсус операция башлангач, ул Әрмәнстанга китте һәм шунда Россия паспортын яндырганын видеога төшереп, ролик урнаштырды. Ул, шулай ук, Россия сәясәтенә каршы чыгыш ясады, Киевка китеп, шунда чыгышлар ясарга теләвен әйтте. Бу видеосы өчен аңа тыңлаучылары арасында акча җибәрүчеләр дә булган.

Соңгы вакытларда ул Россиягә кайтырга теләвен, әмма акчасы бетүен сөйләгән иде, тыңлаучыларыннан кайтыр юлга билет өчен акча сорады. «Мин Россиягә… туган илемә кайтырга телим», – дип сөйләде ул һәм Россиядә яңа альбом тәкъдим итәчәген белдерде. Шарлот фикеренчә, аны гаепләргә кирәкми, чөнки ул «сәясәтче түгел, сәнгать хезмәткәре».

Эдуард Шарлот административ кодексның ике маддәсен бозуда гаепләнә – паспортка зыян китерү һәм хәрби көчләргә яла ягу. Әлегә җинаять эше кузгатылу-кузгатылмау турында мәгълүмат юк, шулай да ул, яла ягуда гаепләнеп, 5 елга кадәр төрмәгә утыртылырга да мөмкин.

Эдуард Шарлот 1998 елгы, ул Самарада туган. «Пошлая Молли» төркеменә каверлары белән танылды. «Вечерний Ургант» тапшыруында, кәрәзле телефон операторы өчен җыры белән да популярлык казанды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100