news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чит илдә яңа туган сабыйны, аның анасын үтергән ир-атны Татарстанда хөкем итәләр

news_top
Чит илдә яңа туган сабыйны, аның анасын үтергән ир-атны Татарстанда хөкем итәләр
"Татар-информ" архивы

Татарстанда дус хатынын һәм яңа туган кыз баланы үтергән ир-атны хөкем итәләр. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Якын чит илдә туып-үскән 29 яшьлек ир-ат «үтерү» һәм «мошенниклык» маддәләре буенча суд каршына басачак.

2017 елда бу кеше туган ягында була. Дус хатыны аңа яңа туган кызын калдырып китә. Ир-ат сабыйны үтерә. Әни кешегә исә «баланы имезүче хатынга бирдем» дип алдый. Бераз вакыт узгач, әни кеше кызын алып китәргә тели, ләкин баласының үтерелүен белеп ала. Шуннан соң ир-ат дус хатынын да үтерә һәм Россиягә кача.

Былтыр майда бу кеше Усад авылында (Питрәч районы) яшәүче кеше белән таныша. Ир-атлар «салып» утыра. Кунак ир-ат танышының телефонын алып кача.

Бераздан аны хокук саклаучылар тота. «Сабый баланы үтерү», «җинаятьне яшерү өчен үтерү», «мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше ачыла. Прокуратура эшне Татарстан Югары судына тапшырган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар