Америкада органнар донорлыгы белән шөгыльләнә торган оешма эшчәнлеген тикшерә башлаганнар. Оешманы шулай ук тере пациенттан органнар алырга маташкан өчен дә гаеплиләр. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.
АКШ вәкилләр палатасының бюджет комитеты «ышанычтан гадәттән тыш файдалану» һәм мөмкин булган законсыз гамәлләр, шул исәптән ризалык бирмәгән кешеләрдән органнар алу омтылышлары, шулай ук кеше исән булганда процедуралар үткәрү турында белдерде.
Бер очракта Камден шәһәрендәге хастаханәдә үлгән дип әйтелгән пациентның органнарын ала башлыйлар. Әмма шаһитлар сүзләренчә, процедура башлангач, бу кешедә яшәү билгеләре була. Хезмәткәрләр оешма җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән, тик ул «органнар алуны дәвам итәргә» боерган. Хастаханә табиблары катнашып, бу эшне туктата.
Комитет раслаганча, бу эш буенча документлар өлешчә юк ителгән яки үзгәртелгән. Хатта башка гаепләүләр дә китерелә: оешма, имеш, дөрес булмаган формалар кулланган, рөхсәтне кире алганнарның да «органнарын алырга хокукы бар» дип, туганнарын ышандырган, федераль нәтиҗәлелек күрсәткечләренә туры килсен өчен, йөзләгән органны утильләштерә алган, шулай ук органнарны билгеләнгән чираттан тыш пациентларга тапшырган.
Канун чыгаручылар белдергәнчә, оешма тикшерү вакытында конгрессны ялгыш юлга керткән. Комитет өстәмә документлар, шул исәптән эчке язышу, шикаятьләр һәм Камдендагы вакыйга буенча тулы материаллар сораткан, диелә хәбәрдә.