news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чит ил күзәтүчеләрен Татарстанда сайлауларның ачыклыгы сокландырган

news_top

Халыкара яшьләр фестивалендә катнашып, Татарстандагы сайлау программасына кушылган делегация вәкилләрен сайлауларны оештыруда да, турыдан-туры тавыш бирүдә дә күп кеше катнашуы сокландырган. Бу хакта Мексика вәкиле Кармона Гарсия Хуан Антонио Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә белдерде.

«Мин беренче мизгелдән үк сайлауларның бик ачык узуын күрдем. Күп кеше бу процесска җәлеп ителгән. Яшьләрнең дә сайлауларда актив катнашуын күрү аеруча кызыклы булды», – диде ул.

Үз чиратында Көньяк Африка Республикасы вәкиле Махубе-Ранекке Йозиас Аймал Татарстанда сайлауларда кулланыла торган процессларның Көньяк Африка Республикасында һәм БРИКСның башка илләрендә дә кулланылырга тиешлеген әйтте. Ул өч көн дәвамында тавыш бирүнең сайлаучылар өчен бер көнлек сайлауга караганда күпкә уңайлырак булуын өстәде.

«Иң мөһиме – сайлауларның ачыклыгы, бөтен процессның ничек оештырылуының үтә күренмәле булуы. Шулай ук сайлауларга кертелгән техник инвестицияләр күләме дә мине сокландырды. Бигрәк тә тавыш бирергә килгән гражданнар өчен моның барысы да бушлай булуы игътибарга лаек», – дип билгеләп үтте күзәтүче.

Соңыннан ике кунак та Казанның инфраструктурасы һәм шәһәр халкының кунакчыллыгы аларда зур тәэсир калдыруын әйтте, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар