Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чит ил агенты» булган «Азатлык» радиосы редакторы Алсу Кормашева 6,5 елга хөкем ителде

news_top_970_100

Татарстанның Югары суды Россиядә «чит ил агенты» дип танылган «Азатлык» радиосы журналисты Алсу Кормашеваны 6,5 елга хөкем итте. Ул Россия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә. «Татар-информ»га Югары суд матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хөкем җомга көнне ябык режимда кабул ителгән.

Алсу Кормашева – шулай ук «чит ил агенты» дип табылган «Idel.Реалии» һәм «Азатлык» радиосы хезмәткәре. Аның Россия һәм АКШ ватандашлыгы бар, ул Прагада яши. 2023 елның маенда ул, гаилә сәбәпләре белән, Казанга кайта һәм 2 июньдә, кире китәргә теләгәндә, Казан аэропортында тоткарлана. Ул үзенең «чит ил агенты» булуы турында мәгълүматларны тапшырмауда гаепләнә. Шул вакыттан бирле ул сак астында иде. ТАСС хәбәр итүенчә, декабрь аенда исә ул махсус хәрби операция турында китабында Россия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда да гаепләнә.

ТАСС хәбәр итүенчә, ул АКШ ватандашлыгы турында белешмә бирмәүдә дә гаепләнгән. Кормашева АКШ паспортын 2015 елда ала, ә аның турында мәгълүматны 2023 елда җиткерә. Моның өчен аңа 10 мең сум штраф салынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100