Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит ил агентларыннан көләр өчен язмалар әзерләгән Җәмилә хәзер үзе өчен борчыла

news_top_970_100
Чит ил агентларыннан көләр өчен язмалар әзерләгән Җәмилә хәзер үзе өчен борчыла

Казан журналисты Җәмилә Садриева үзенең шаяртуын көч структуралары аңламас дип борчыла башлаган.

Соңгы елларда Россиядә чит ил агентлары дип табылган берничә басмада Асия Несоевая дигән журналистның язмасы чыкты. Анда махсус операциядә катнашучыларның авыр хәле, зарлары сурәтләнә. Россиядә чит ил агенты дип табылган «Холод»*, «Новая газета. Европа»** кебек басмалар моны укучыларына булган хәлләр дип тәкъдим итә. Алай гына да түгел, мондый язмалар сериясе өчен авторны – Асия Несоеваны, кыюлыгы өчен, дип, «Редколлегия» премиясенә дә тәкъдим иткәннәр.

Бу язманың ялган икәнен әле генә – басмаларның берсе материалдагы вакыйгаларга дәлил таләп иткәч кенә ачыклаганнар. Журналист дәлил җибәрә, әмма аның ялган икәнен аңлыйлар. Аннары гына басмалардагы Асия Несоевая авторлыгындагы барлык язмалардагы вакыйгаларның һәм кешеләрнең уйлап чыгарылганы ачыклана. Аннары чит ил агентлары дип табылган бу басмалар ашыгыч рәвештә аның язмаларын юкка чыгара башлады. Басмаларның берсе бу журналистның язмаларын урнаштырган өчен гафу үтенде.

RTVI га интервьюсында Җәмилә Садриева моны чит ил агентлары булган басмаларны котырту – «Троллинг» өчен махсус эшләгәнен әйткән. Садриева әйтүенчә, бу – аның аерым бер юнәлеш сайлаган басмалардан көлүе булган. Ул фамилияне дә махсус рәвештә шундыйны сайлаган – «Несоевая», чөнки либераль оппозициядә булучылардан еш кына «соевые либералы» дип көләләр. «Мин «йолдыз» булып уяндым. Минем хакта аңа «сәяси сыену урыны кирәк» дип язалар. Миңа бернинди сыену урыны кирәкми. Ә барысы да ачыкланган икән – бу мине борчымый», – дигән Садриева.

Әмма ул хәзер үзенең шаяртуын, чит ил агентларын ялган яза дип күрсәтүен дөрес аңламаслар, «Армияне хур итү» маддәсе буенча җинаять эше ачарлар, хөкем итәрләр, дип борчыла икән. «Әлбәттә, мин куркам. Мин бу әйбер белән горурлана торган кеше түгел», – дигән ул.

Ул махсус рәвештә провокациягә баруын уңай бәяләвен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100