Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Өйдә тагын тавыш, кычкырыш. Әтисе белән әнисе кабат талаша. Мондый минутларда Рамил, үзен беркем дә күрмәсен өчен, берәр почмакка барып поса. Әтисенең ачуы чыккан, һәм ниндидер вак кына әйбер дә ызгыш китереп чыгара алачак.

Бәләкәй Рамил үзләренең өйләрендә ярату-мәхәббәт булмавын бик яхшы аңлый. Ул башка балаларның үз әтиләрен яки әниләрен сөенеп кочаклаганын, көннәренең ничек узганын сөйләгәннәрен ишеткәне бар. Рамил аларның йөзләрендә ярату күрә. Әмма аларның гаиләсендә бар да башкача. Аның әтисенә комачауларга, кычкырып сөйләшергә, көләргә яки кочаклашырга ярамый. Теләсә нинди ишарә яки сүз, хәтта болар яхшы булса да, начар кабул ителә.

Рамилнең сөйләшер кешесе дә юк. Үз борчуларын, куркуларын беркемгә сөйли алмый ул. Аңа әле нибары 6 гына яшь, ләкин ул үз авырлыкларын үзе җиңәргә мәҗбүр.

Кайвакыт, әтисе өйдә булмаганда, әнисе килеп аны кочаклый һәм елый.

«Улым, син миңа бик кирәк, мин сине яратам», – дип, әнисенең яшь аралаш әйткән сүзләрен ишетә.

Һәм мондый минутларда Рамилнең йөрәге эреп китә. Ул әнисенә юкка үпкәләп йөргәнен аңлый. Шуннан соң Рамил тагын күпмедер вакытка тынычланып кала.

Үзенә 10 яшь булганда, Рамил кухняда әти-әнисенең сөйләшкәнен ишетте.

«Уф, туйдым бу малайдан! Ул булмаса, безгә күпкә җиңелрәк булыр иде. Безгә кирәкми ул, дип әйттем бит мин сиңа!» – диде әтисе.

Рамил урам буйлап озак-озак чапты, үзен берәр машина бәреп китәр дип өметләнде. Менә шунда аны эзли башларлар, ә тапкач, бәлки, дөрес уйламаганнарын аңларлар. Ул әнисенең үзенең җансыз гәүдәсе өстенә иелгәнен, аның нинди әйбәт малай булганын, аңа игътибар итмәгәненә үкенгәнен күз алдына китерде.

Әмма аны бер машина да бәрмәде. Аны күрше Вахит абыйсы тапты һәм өйләренә алып кайтырга теләде. Әмма Рамил аннан болай эшләмәвен үтенде. Күрше абый малайга игътибар белән карап торды да аны үзләренә алып кереп китте. Аның хатыны – мөлаем һәм ягымлы Рәшидә апа – Рамилне өстәл янына утыртты, тәмле ризыклар белән сыйлады. Аларның үзләренең дә 3 баласы бар, бай да яшәмиләр, әмма бу йортта күңелгә рәхәт, тыныч, чөнки кычкырыш-талаш юк. Бу өйдә мәхәббәт яши. Һәм Рамил монда бөтенләйгә калырга теләде. Аңа беразга калып торырга рөхсәт иттеләр. Ә Вахит абый Рамилнең әти-әнисе белән сөйләшергә кереп китте.

Рамил аларның ни турында сөйләшкәнен белмәде һәм белергә дә теләмәде. Ул куркынган җанвар кебек бер почмакта утыра бирде һәм кыштырдаган тавыштан да өректе. Кайчан да булса барыбер үз өйләренә чыгарга кирәк буласын уйлау да аңа куркыныч иде.

Ләкин Вахит абый, кергәч, әти-әнисенең әлегә монда яшәп торырга рөхсәт итүен әйтте. Рамил сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Ул инде шактый зур малай һәм бу рөхсәтнең аны күрергә теләмәү икәнен аңлый иде. Әмма Рамилнең дә әти-әнисен күрәсе килеп тормый.

Икенче көнне әнисе керде, бик гаепле кыяфәттә иде.

«Улым, әгәр дә теләсәң, икәү бергә авылга, әбиең янына яшәргә кайтып китәбез...» – диде кыюсыз гына.

Ә Рамил тели, бик тели. Ул бит әнисен бик ярата һәм өйләрендәге ызгыш-тавышның дә сәбәбе әнисе түгел, ә әтисе булуын бик яхшы аңлый. Әгәр әтисе алар белән булмаса, бар да җайлашачак, дип уйлый иде малай.

2 атнадан соң әти-әнисе аерылышты. Һәм шушы вакыт эчендә Рамил Вахит абыйсы һәм Рәшидә апасында яшәде. Ә әнисе аның янына кунакка кереп йөрде. Соңыннан алар икәүләп авылга кайтып киттеләр.

Берничә ел узгач, Рамил үсә төшкәч, әбисе аңа дөресен сөйләде. Бактың исә, әтисе аның үз әтисе булмаган икән. Әнисе кияүдә килеш башка ир-атка гашыйк булган, хискә бирелгән. Уеннан уймак булып, Рамил туган. Ә үзенең әтисе дип санаган кеше – әнисенең ире – Рамилне кабул итә алмаган. Мондый хәлдә аны да гаепләү авыр.

«Аны гафу итәргә тырыш. Ул әниеңне бик яратты, әмма балалары булмады. Ә әниең сине баласыз тормышларын ямьләрсең дип уйлаган иде дә, тик берни дә барып чыкмады», – диде әбисе.

Рамил гафу итте. Авылда яшәгән вакытларда йөрәгендәге боз эреде аны. Әнисенең, әбисенең яратуы, кайгыртып торуы балачагында күргән явызлыкларны җиңәргә булышты.

«Дзен» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100