Чистай районында сихерчелек хезмәтләре күрсәткән булып, бер ир-атны алдаган хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Хатын-кыз ир-атка мессенджер аша им-томнар ярдәмендә шәхси проблемаларын хәл итәргә булышырга вәгъдә иткән. Ир-ат аңа ышанган һәм, гаиләдәге мөнәсәбәтләрен һәм якыннарының сәламәтлеген яхшыртырга өметләнеп, 40 мең сум акча күчергән. Көтелгән нәтиҗә булмагач, клиент полициягә мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү озакка сузылган, чөнки зыян күргән ир-ат соңрак үзе дә башка эш буенча хөкем ителгән.
Судта хатын-кыз гаебен таныган, акчаны кире кайтарган һәм, эш буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыгу сәбәпле, эшне туктатуны сораган.
Җәмәгать судьясы, җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыгуны исәпкә алып, эшне туктаткан.