Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистайда яшәүче 19 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән кешеләрне тапканнар

news_top_970_100
Чистайда яшәүче 19 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән кешеләрне тапканнар
Салават Камалетдинов, архив

Татарстанның Чистай районында яшәүче кызны көчләгән һәм үтергән өчен, Удмуртиядә яшәүче 2 кешене хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан прокуроры вазифаларын башкаручы Алексей Заика Удмуртия Республикасында яшәүче 2 ир-атка карата гаепләү карарын раслады. Бу турыда прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тикшерү версиясе буенча, 2009 елның ноябрендә ир-атлар «Татарстан» совхозы бистәсендә 19 яшьлек кыз белән таныша. Кыз Чистайда яши. Ир-атлар кызны ял итәргә чакыра, «Нива» машинасына утыртып, кеше йөрми торган урынга алып баралар. Биредә ир-атлар кызны кыйный, көчли, аннары кадый торган предмет белән берничә тапкыр муенына һәм иңбашына сугалар. Яраланган кыз урында ук үлә.

2010 елның апрелендә җинаятьчеләрнең берсе урлау өчен федераль эзләүдә була һәм аны Яңа Сарайлы авылы тирәсендә юл инспекторлары тоткарлый. Полиция бүлегенә алып барырга маташканда, ул полиция хезмәткәренең иңбашын тешли һәм качып китә.

Соңрак 2 җинаятьче дә тоткарлана, сак астына алына. Көчләү һәм үтерү турында эшне якын арада Татарстан Югары судына тапшырачаклар, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, тоткарланган ир-атларга 35 яшь. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100