Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистайда укытучы тәмсез телле укучының, сугып, иренен ярган

news_top_970_100
Чистайда укытучы тәмсез телле укучының, сугып, иренен ярган

Чистай мәктәбендә булган хәл итурында «Mash Iptash» каналы яза.

Бу хәл 16нчы мәктәптә була, дип яза канал. 7 класс укучысы физкультура дәресендә үзен тәртипсез тота, укытучыга начар сүзләр әйтә. Технологиядән укыткан укытучы укучыны мәктәптән тыш урында «сөйләшергә» чакыра. (Бу хакта соңрак укучының туганы әйткән).

7 класс укучысы сөйләшүгә 11 класста укыган дустын да чакыра. Очрашуга укытучы алданрак килә, алар укучы белән очрашмый калалар.

Икенче көнне укытучы 7 класс укучысын өстерәп алып кереп бугазыннан тота, чигәсенә дә суга, иренен яра (бу сүзләрнең никадәр дөрес икәне билгеле түгел, укучылар сөйләгәннәрдән генә). 11 класс укучысы иптәшен яклагач, аңа да эләгә.

Укучы белән укытучыны директор гына аралый. Мондый конфликт мәктәптә беренче тапкыр, укучыларның ата-аналары полициягә гариза язмаган.

Комментарийларда укытучыны яклыйлар, аны чыгырыннан чыгарган укучыны гаеплиләр. Кайберәүләр, билгеле, укытучы гаепле, дигән фикердә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100