Чистайда «Сетевая компания» филиалы эшчесе һәлак булган. Җир астыннан бара торган электр кабельләрен ремонтлау өчен траншея казыйлар, бу эшче шунда була. Траншея стенасы ишелә, һәм ул җир астында кала, шунда ук һәлак була.
Фаҗига булган урынга прокурор Тимур Дияров килгән. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, фаҗигадә гаеплеләр ачыклана. Максималь җәза – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.