Татарстанда 24 яшьлек егет буаны камыштан чистартканда батып үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Фаҗига Чистай районының Дүртөйле авылында була. Биредә яшәүчеләр 24 яшьлек егетнең мәетен буадагы судан чыгарган.
Якынча белешмә буенча, ул буадагы су үткәргеч торбаны камышлардан чистарту белән шөгыльләнгән. Торба тыгылган булган, һәм егет саксызлык аркасында ярдан суга егылып төшкән.
Янында ярдәмгә килердәй беркем дә булмаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ярдан суга егылу — кешеләрнең су объектларында һәлак булуының иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе. 2026 ел башыннан республика сулыкларында инде 6 кеше һәлак булган, диелә хәбәрдә.