news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чистайда 22 яшьлек кыз медучилище исеменнән сөйләшкән мошенникларга акча күчергән

news_top

Чистайда медицина училищесын тәмамлаган 22 яшьлек кыз мошенниклар корбаны булган. Кызны элеккеге уку йортының хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре исеменнән хәбәрләр җибәргән аферистлар алдаган. Бу хакта «Татарстан-24» яза.

Башта аңа укыган училищесыннан хәбәр килгән. Хатта «дроперлык»та шикләнелүче студентларны тикшерү турында язылган була. Соңрак кыз белән «тикшерүче» элемтәгә кергән, аның исеменә ачылган счет террорчылык оешмасын финанславы турында хәбәр иткән. Моңа катнашы булмавын исбатлау өчен, кызга барлык банк счетларының скриншотларын җибәрергә тәкъдим иткәннәр.

Мошенниклар, кызның тупланма счеты булу турында белеп алганнан соң, андагы акчалар «дәүләтнеке» дип ышандырган. Бу акчаларны «алмаштырырга» кирәк, дип белдергән аферистлар. Үгетләүләргә бирелеп, кыз акчаларын алган һәм җинаятьчеләр кушкан счетка күчергән.

Мошенниклар тозагына эләгүен аңлагач, кыз башта элеккеге сыйныф җитәкчесенә, ә аннары полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар