Юлъязма
XXI гасыр, 2011 елның май ае иде. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының вәкаләтле вәкиле буларак, мине Чистайга рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрер өчен алып килделәр. Чистай шәһәре урамнары буйлап атлыйм. Менә немец промышленнигы Фридрих Энгельс урамы буйлап барам. Аннары аның дусты Карл Маркс урамы башлана. Һәм ул немец философының коммунизм теориясен тормышка ашырган Ленин урамына барып тоташа. Шундый алдавыч, начар тәэссорат туа күңелдә, әйтерсең лә бу тарихи шәхесләр Чистайда булган, имеш. Тик аларның һичберсе аяк та басмаган бирегә. Ленин бабайга һәйкәл үзәк мәйданда һаман басып тора. Тарихи хәтер саклана.
Башкалабызда да шундый ук хәл бит. Казанга эз дә басмаган К.Маркс, Ф.Энгельс исемнәрен йөртә бүгенге үзәк урамнар. Мөгаен, хәзерге Германиягә ярар өчендер, алман хакимиятләренә ошар өчендер... Алай дисәң, Берлинда яки Гамбургта немец халкының әлеге бөек улларына һәйкәл түгел, бюст та куелмаган, диләр.
Иң дөресе – без һаман да коммунистик идеологиягә нигез салучыларның исемнәре һәм символларыннан котыла алмыйбыз. Маркс, Энгельс, Ленинны оныталмыйбыз. Каныбызга аларны бик яхшы сеңдергәннәр кызыл агитаторлар...
Чыннан да, Казанда яшәгән һәм укыган Ленинның исемен университет урамыннан алып ташладылар. Хәзер Кремль урамы дип атала. Тарихи хәтерне оныттырырга тырышу түгелме? Ләкин, нишләптер, ул урамның борынгы исеме – Воскресенская кире кайтарылмады. 1930-1940 елларда бу урам Казан император университетында укыган, татар телен өйрәнгән Николай Чернышевский исемен дә йөрткән.
Хөрмәтле укучыларым, Чистайга кире кайтыйк әле, сүзем аның турында иде. Шәһәрнең Ленин урамы буйлап атлыйм, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким язганча, «күңелем Ленин белән сөйләшә»... Һәр район үзәгендәге кебек, юлбашчыга һәйкәл калкып тора. Ул уң кулын алга сузган, дөрес юлны күрсәтә, янәсе. Брежнев заманында Леонид Ильич түгел, ә Владимир Ильич сынчыларның тамагын туйдырган, дип сөйлиләр. Чыннан да, һәр шәһәрдә, һәрбер эшчеләр бистәсендә, һәр зур авылда Ленинга һәйкәл бастырып куйганнар. Моның кадәр күп сыннар ясар өчен совет дәүләте шактый акча исраф итте.
Үзәк мәйданда Чистайның бүгенге күрке – мәдәният сараеның мәһабәт бинасы ерактан ук күренеп тора. Ул, чистайлылар бәхетенә, иске бинаның бер почмагы җимерелеп төшкәч, тиз арада калкып чыккан. Анда 600 урынга исәпләнгән зал, 3D кинозалы, кафелар, бассейн да бар икән.
Чистай төзекләнә, тагын да матурая бүген. Тарихи кыйммәткә ия архитектура йортларын саклый беләләр монда, Казаннан аермалы буларак. Башкалабызның тарихи үзәге 2000нче елларда үз йөзен югалтты, дөресен әйтик.
Ә менә Чистайның борынгы тарихи йөзе күз алмасы шикелле сакланган. Бер һәм ике катлы өйләр төрле төсләргә буялган, капка-коймалар таш-кирпечтән яңартылган, калай белән тышланган. Ул тәрәзә наличниклары дисеңме, алар агачтан кисеп, матур итеп, югары зәвык белән эшләнгән. Яки тәрәзә капкачлары дисеңме, үзеңне XVIII-XIX гасырларда дип хис итәсең инде.
Чистайның үз йөзен кадерләп саклауда беренче чиратта шәһәр халкының өлеше зур, минемчә. Ничә буын чистайлылар бу изге бурычны аңлап яшиләр, димәк. Ни әйтсәләр дә, җирле җитәкчелекнең дә роле шактый монда. Озак еллар буе районны җитәкләгән Вячеслав Михайлович Козловның кылган изгелекеләрен дә телгә алырга кирәк. Калада православие соборы да реставрацияләнгән. Күркәм 2 мәчет төзелеп, манаралары күккә ашкан, азан тавышы ишетелә. Дин кардәшләребез мәчеткә йөри, акрынлап, үз асылына кайта. Хәзерге башлык исә яшь тә, энергияле дә күренә, элемтәләре дә күбрәк (мәсәлән, Мәскәү шәһәренең төзелеш департаменты җитәчесе Марат Хөснуллин белән бер мәктәптә укыганнар). Туризм буенча бизнес-планнары да бик кызыклы тоела.
Тротуарлар һәм юллар, күп шәһәрләрдәге кебек, биредә дә ремонт көтә. Чокыр ямау белән генә юлның сыйфаты яхшырмый, әлбәттә. Шәһәр икътисады тизрәк үссен өчен, яңа асфальт түшәлгән юллар кирәк.
...Чистай урамнары буйлап йөрим. Менә Борис Пастернак урамы, әнә Пастернак музее. Язучы йөргән сукмаклар буенча, аның эзләренә басып, мин дә атлыйм. Хәтердә Бөек Ватан сугышы чоры яңара. 1941 елның куркыныч, шомлы, караңгы көзе. Ватаныбыз зур сынау алдында иде. Мәскәүгә явыз дошман якынлаша. Кремль курантларын бинокль аша Гудериан шикелле немец генераллары 20 чакрымнан күрәләр. Инде Мәскәүдә эвакуация башланган. СССРның совет язучылары союзы да тылга таба – Казанга күчерелә, чөнки монда бик тыныч, авиабомбалар шартламый, сиреналар хәрби тревога дип уламый. Үзенең чал тарихында күп михнәт-газапларны күргән Казаныбыз Мәскәүне бу юлы да үлем тырнагыннан коткарып кала. Әдипләрне дә үзенә сыендыра киң күңелле, кунакчыл Татарстан. Чистай белән Алабугада алар яши башлый.
Чистайда күп язучылар торган: Константин Симонов та, Александр Фадеев та, Константин Федин да... Алар йөргән урамнар буйлап 70 елдан соң мин – бер татар баласы атлыйм. Әдипләрнең аяк эзләрен һәм сөйләшкән сүзләрен үзенә сеңдереп, шушы сукмак-тротуарлар саклый. Аларны өметсезлек тә биләгәндер әлеге сәгатьләрдә. Нәрсә сөйләштеләр икән рус язучылары? Мәскәү астында дошман беренче тапкыр җиңелгәч, аларда да өмет уты кабынган.
Ләкин, ни гаҗәп, Мәскәү язучылары арасында бер татар әдибе дә юк. Башкалада гомер иткән Әхмәт Ерикәй дә, бераз вакыт яшәп алган Муса Җәлил дә юк, ичмасам. Татар язучылары фронтта – алгы сызыкта, ут эчендә! Кулга винтовка тотып, фашист белән сугышалар. Яраланалар, һәлак булалар, әсирлеккә эләгәләр... Менә нинди ачы ул татар язучысының язмышы, укучым! Син дә уйлан, фикереңне әйт! Кайда гаделлек, кая дөреслек?! Юк ул дөньяда гаделлек дигән нәрсә, һәрхәлдә, татарлар өчен.
Чистайда Пастернак музее эшләп тора. Музей эченә кергәч, сугыш чоры мохитен чын-чынлап тоясың, исемлектә рус совет язучыларының тезелеп киткән исемнәрен укыйсың, күпсанлы фоторәсемнәрен, китапларын карыйсың... Аңладыңмы, укучым, хакыйкатьне? Татар җире, димәк, киң күңелле, ул һәркемне үз кочагына сыйдыра. Саран түгел, ә артык кунакчыл, соңгы ризыгына хәтле өстәлгә куяр. Хәзинәдә нәрсә бар, барысын да чыгарыр татар.
Без Чистай каласында яшәүче шагыйрә Лариса Васильевна Кулибина белән кичке Чистай урамнары буйлап йөрибез. Шомырт агачлары, сирень куаклары шау чәчәктә, башны әйләндерерлек хуш ис! Элек безнең Туган илдә – Советлар Союзында – шушы чәчәкләрдән «Красная Москва» исемле хушбуй ясап саталар иде. Ни кызганыч, хәзер андый ислемайлар юк.
Лариса Васильевнаның тормыш иптәше, чыгышы белән, рус халкының атаклы уйлап табучысы, конструктор Кулибинга барып тоташа. Шагыйрә үзе Чистайда туып, аның яшел чирәмле урамнарында уйнап үскән. Ул миңа, зур дулкынлану хисе белән, туган ягы турында иҗат иткән ихлас шигырләрен бер-бер артлы яттан сөйли...