Кичә Татарстанда Чистай-Түбән Кама юлында авариядә кеше үлгән. Алар улы белән анасы булып чыккан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Биредә «Chevrolet» автомобиле йөк машинасына бәрелә.
Якынча белешмә буенча, җиңел машина каршы як полосага чыга, шунда ул йөк машинасына бәрелә. «Chevrolet» машинасын йөртүче 42 яшьлек ир-ат һәм аның пассажиры – 65 яшьлек анасы һәлак була. Алар Чаллыда яшәүчеләр була, диелә хәбәрдә.