news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чистай районында фаҗига: өч кеше һәлак булган

news_top
Чистай районында фаҗига: өч кеше һәлак булган
Фото: https://t.me/prokrt

Татарстанда авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бүген 19:50 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург юлының 124нче километрында фаҗига була. Чистай районында «Скания», «ВАЗ-2107» һәм «BMW» бәрелешә.

3 кеше урында ук һәлак була, диелә хәбәрдә.

Авария урынына Чистай шәһәре прокуроры Тимур Дияров килгән. Тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар