news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чистай кешесе үзеннән зуррак җәен балыгы тоткан

news_top
Чистай кешесе үзеннән зуррак җәен балыгы тоткан
Фото: социаль челтәр

Чистайда яшәүче Чулман елгасында озынлыгы 2 метр 78 см булган 105,5 килограммлы зур җәен балыгы тоткан. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаҗәеп яңалык белән балыкчы Сергей Дмитриевның хатыны Елена уртаклаша. Ул да, ире кебек үк, балык тоту белән мавыга, дип яза «Чистай-информ».

«Бу җәен балыгының, кармак саңакка туры килеп эләккәнлектән, исән калу мөмкинлеге юк иде, шуның өчен аны тартып чыгарырга кирәк булды. Ярты сәгать кайнашканнан соң, ниһаять, балыкны тартып чыгардык. Балыкның бер өлешен саттык, бер өлешен якыннарыбызга өләштек, бер өлешен суыткычта катырып куйдык», – дип белдергән балыкчының хатыны.

Фото: социаль челтәр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар