Юмор остасы Дамир Сабировның концерт директоры, тормыш иптәше Миләүшә Сабирова социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучылары белән яңадан-яңа фотосессияләре белән уртаклашып тора. Яңа фотосессия кара күзлек кигән Миләүшәнең эчке кием өстеннән тун киюдән һәм, аны ачып, эчке киемен күрсәткәләп алудан гыйбарәт.
Әлбәттә, бу видеодагы матурлыкны күрә белүчеләр сокланган. «Вау! Искитмәле!», «Бик матур», «Ут булган», «Нык матур, гел шулай йөр» дип хуплаган алар артист хатынын.
Шулай ук гаеп эзләүчеләр, оялтырга теләүчеләр дә табылган: «Чишенә башлады болар да», «Кемгә кирәк соң бу кыланмышларыгыз», «Шыр тиле син, эчке киемеңне дә сал», «Кыланмагыз шул кадәр. Аллаһтан куркыгыз», «Ахырзаман».