Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чишен! Чишенсәң, мин сине үтермим» — маньяклар корбаны тарихы

Лиягә урамда артыннан бер ир ташланганда аңа 18 дә тулмаган була әле. Артыннан килеп эләктереп алгач, башта берәр танышы шаярта дип уйлый. Танышы булмаган икәнен белгәч, таларлар да китәрләр шикелле тоела, әмма кычкыра да алмастай хәлдә кала... Кыз әлеге вакыйгага бәйле кичерешләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Чишен! Чишенсәң, мин сине үтермим» — маньяклар корбаны тарихы

Россиядә 2020 елда рәсми теркәлгән көчләү һәм көчләргә омтылулар 11,3 процентка — 3535 очракка кадәр арткан. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары шул турыда сөйли. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда һәр өченче хатын-кыз физик һәм сексуаль көч куллануга юлыккан.

«Казанские ведомости» корреспонденты корбаннарның берсе белән аралашты. Лиягә кайчандыр билгесез ир-ат ташланган булган. Кыз шушы вакыйгага бәйле кичерешләре белән уртаклашты.

«Куркудан катып калдым, селкенә алмадым»

Эштән соң өйгә кайтып барган чак. Төнге сәгать икенче, урамда берәү дә юк, берүзем. Ул вакытта мина 18 яшь тә тулмаган иде. Подъездга керүемә арттан берәү мин селкенә алмаслык итеп тотып алды.

Башта ниндидер танышым шаярта дип уйладым. Һичьюгы телефонымны урларга җыеналар дип торам. Маньякның ниятен мин шунда ук аңлап бетермәдем.

Элегрәк мин көчләргә маташсалар, маньякка кисәк кенә сугам да качам дип уйлый идем. Ә ул вакытта катып калдым. Мин йоклыйм кебек тоелды, чынбарлык бөтенләй кабул ителми. Югалып калдым дип әйтү  әлеге халәтнең бер өлешен дә аңлата алмый! Куркудан кулларым һәм аякларым оеды. Кешеләр син бит аңа суга, кача алгансың, дигән чаклар булды. Андый кеше психологик факторны исәпкә алмый. Мин ул вакытта кулымны да күтәрә алмадым,  бөтенләй берни дә эшләп булмады.

«Теләсә нәрсәмне алыгыз, җибәрегез генә», – дим. Аның белән килешергә тырыштым, ул акчамны яки сумкамны алыр да китәр дип өметләндем. Тик ул ир: «Чишен, шул чакта мин сине үтермим», – диде. Мин хәрәкәтсез катып калдым.

Коточкыч төш күргән шикелле хис. Кычкырасы килә, монстрдан качасы килә, әмма дөнья туктап калган төсле. Ул төндә минем белән дә нәкъ шундый хәл булды. Мин кычкыра да алмадым, тавышым беткән кебек тоелды. Гәүдә катып калган, аяк-кулларымны селкетә алмадым.

Маньяк кинәнеп йөземә сукты. Башым белән асфальтка барып төштем, күземдәге линзалар чыгып очты. Кул, арка бәрелде, колагым ертылды. Теге туктамады да – куркудан оеган гәүдәмә сугуын дәвам итте. Аннары ул кулларымны һәм аякларымны селкетә алмас итеп каерып куйды, башымны аркага таба каерды - бугазым кысылды, сулый алмый башладым. Икенче маньяк минем чалбарымны салдыра башлады,  аякларымны җәеп куярга маташты.

Тик алай эшли генә алмады – куркудан мускулларым шулкадәр каткан, хәрәкәтсез иде, көчләүче аякларны аера алмады. Шул вакытта бөтен көчемнән кычкырып җибәрә алдым: «Ярдәм итегез, коткарыгыз!». Яныбыздан ике машина узып киткәнен хәтерлим. Әмма алар миңа игътибар да итмәде.

Бәлки, бу кычкыруым минем хатам булгандыр. Әмма мондый вакытларда ниндидер тактика һәм аек акыл турында әйтеп булмый. Үз-үзеңне саклау инстинкты эшли, бернинди акыл турында сүз бара алмый.

Үпкәләремдә һава бетте, кычкыра алмый башладым. Ир-ат бугазымны кысуын дәвам итә, мин аңымны югалта башладым. Ул чакта үлүем шушыдыр дип уйладым. Тик могҗиза булды.

Ул мине җибәргәнен сизеп алдым. Мине тагын кыйнар өчен маньяк аякларына баса кебек тоелды. Күземне ачып җибәргәч, аның чабып качарга тырышуын күреп алдым.

«Аны эзләүнең мәгънәсе юк»

Өемә кердем. Әтиемә барысын да сөйләдем, ул полиция чакыртты. Без экспертиза үттек, миңа сораулар бирделәр. Киемнәрдә биоматериаллар булу-булмавын тикшерү процедурасында бер хатын миңа фото күрсәтте һәм: «Бу улмы?» –  дип сорады. Миңа ток суккан кебек булды, мин ул маньякны таныдым. Бу ир-атка шикаятьләр белән шалтыратулар килгән булган инде. Кызларның берсенә һөҗүм иткән вакытта ул камерага эләккән. «Сезнең очрак беренче генә түгел. Ул авыру кеше, аны эзләүнең мәгънәсе дә юк», –  диде полиция хезмәткәре.

Ярты ел узганнан соң әтиемнән минем киемнәремне полиция бүлегеннән алып кайтуын сорадым. Пакетны ачсам, әйберләрне мин ничек салган булсам, шул килеш калуын күрдем. Димәк, бернинди экспертиза да үткәрелмәгән.

Миңа унсигез яшь тә тулмаган чакта ук мине үтерергә һәм көчләргә тырыштылар. Бәхеткә, аның бу теләге барып чыкмады. Мине могҗиза коткарды, миңа бәхет елмайды. Ә башкаларга алай булмаган…

Мин әлегә кадәр ир-атлардан куркам һәм алар белән контактка керә алмыйм. Хәлемнән килми, миңа ошамый, җирәнәм һәм паникага биреләм. Мин аларга карата мөнәсәбәтемне үзгәртергә телим дип тә уйламыйм. Җәмәгать транспортында йөрмәскә тырышам. Кичке җидедән соң үзем генә урамга чыкмыйм.

Ни өчен алай? Ни өчен мин урамга үзем генә йөрергә чыга алмыйм? Ни өчен теләгән нәрсәмне киеп, миңа ташланмаслар дип курыкмыйча йөреп булмый? Әле үзең гаепле, шуңа күрә сиңа ташланганнар, дип әйтүчеләр дә бар.

Элек минем белән мондый хәл булмас дип уйлый идем, чөнки кеше игътибарын җәлеп итәрлек итеп киенми идем. Тик бөтен кешегә дә мондый куркыныч яный икән. Сиңа көчләүче һөҗүм итсә, аңа синең ничек киенүең, ничек бизәнгән булуың барыбер. Хәтта әгәр кызның тышкы кыяфәте игътибарны җәлеп итә торган булса да, бу көчләүчене акламый.

Миңа бер тапкыр ташлансалар да, моны тагын кабатланмас дип әйтеп булмый. Минем ике кечкенә сеңлем үсә, мин алар өчен куркам.

Полиция җинаятьчене эзли башласын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Юрист, юридик фәннәр кандидаты Светлана Кормильцева бу җинаятьнең нечкәлекләре турында сөйләде: көчләгән вакытта зыян күрүчегә генә түгел, башка затларга да янарга мөмкиннәр. Мәсәлән, якын туганнарына яки дусларына. Маньяк үзенең абруе яки эштә тоткан дәрәҗәсе белән куркытырга мөмкин. Көчләү дип хәтта сүз белән мәҗбүр итү дә санала.

Стресс вакытында кеше травма алган вакытны оныта ала, димәк, полициягә гаризаны мөмкин кадәр иртәрәк язарга кирәк. Тик зыян күрүче ярдәмчесез һәм көчсез хәлдә булса, тикшерү органы җитәкчесе яки тикшерүче җинаять эшен хәтта гаризасыз да кузгатырга мөмкин.

Ашыгыч ярдәм полиция өчен кирәкле булган сексуаль көчләү фактын терки алмый. Медицина тикшерүеннән соң да җинаять эше кузгату өчен дәлилләр җыю катлаулырак.

Судмедэксперт бәяләмәсен алу өчен тикшерүчедән карар кирәк. Ә ул гариза язганнан соң гына бирелә. Әгәр корбанның сәламәтлегенә нык зыян килсә, һәм ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта, медицина учреждениесе полициягә җинаять турында хәбәр итәргә тиеш. Авырулар йоктыру куркынычы бар, авырга узарга мөмкин. Шуңа күрә көчләү корбанына экспертизадан соң ук табибка барырга кирәк.

Зыян күрүче әгәр полиция үз эшен тулысынча башкармаган яки аның хокукларын бозган дип санаса, ул күзәтчелек органнарына хәбәр итәргә хокуклы. Мәсәлән, прокуратурага.

Психологик яктан ничек ярдәм итәргә?

Практик психолог Алия Мөхетдинова фикеренчә, көчләү корбаннарына ярдәм итәргә теләсәгез, иң мөһиме — кешегә ышаныгыз. Хәтта көчләүче сезнең яхшы танышыгыз булса да, сез аның көчли алуына ышанмасагыз да, көчләү корбаныннан ишеткән сүзгә игътибар итегез. Чөнки еш кына көчләнгән хатын-кызларга ышанмыйлар, ул үзен артык тыныч тота дип шикләнәләр.

«Кешеләр моны «дөрес түгел« реакция дип саный. Әгәр дә көчләү чыннан да булса, кеше еларга тиеш шикелле тоела. Чынлыкта бу алай түгел. Көчләгәннән соң кешенең кәефе теләсә нинди булырга мөмкин, чөнки аны яралаганнар. Тынычлык –  тышкы яклау реакциясе», –  ди психолог. Ешрак кына тынычлыктан соң көчле хисләр килә. Шуңа да үзен тыныч тоту көчләү корбаннарының сүзләрен шик астына кую өчен сәбәп түгел.

Көчләгәннән соң ук корбан психолог яки юрист белән очрашуларны үзе планлаштыра алмаслык хәлдә булырга мөмкин. Бу эшне үз өстегезгә алыгыз –  аны очрашуга, хастаханәгә алып барыгыз, баласын карап торыга тәкъдим итегез.

«Максималь дәрәҗәдә ачык булыгыз. Кеше белән шундый хәл килеп чыкканнан соң беренче айларында сезгә көннең яки төннең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын ышандырыгыз», –  дип киңәш итә Алия.

Сезне берәү дә ишетми торган урында аның белән икәү генә калырга тырышыгыз, аннан булган вакыйга турында сөйләвен сорагыз. Корбан буталып, аңлаешсыз сөйләргә мөмкин, сабыр булыгыз, ашыктырмагыз. Аңа күпме теләсә шул кадәр сөйли алуын белдерегез. Корбанга тарихын үз шартларында сөйләргә мөмкинлек бирегез.

Татарстанда «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге эшли. Ул гаиләдә кыйналган яки урамда һөҗүм, көчләү кичергән хатын-кызлар өчен эшли. «Фатыйма» психологик һәм юридик яктан ярдәм күрсәтә, критик хәлләрдә куркынычсызлык планын төзи. Үзәкнең кайнар линиясе бар: +7 843 246 44 01 (эш көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр эшли).

Җәмилә Садриева

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100