Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирмешәннән Әлфия һәм Рунис Ялышевлар лотереяда 18 миллион сум откан

news_top_970_100
Чирмешәннән Әлфия һәм Рунис Ялышевлар лотереяда 18 миллион сум откан
"Татар-информ" архивы

Чирмешәннән Әлфия һәм Рунис Ялышевлар лотереяда 18 миллион сум акча откан. Бу хакта «Безнең Чирмешән» район газетасы хәбәр итә.

Әлфия Ялышева лотерея билетын ноябрьдә 300 сумга сатып алган булган:

– Телефоныма лотерея төркеме кушымтасын йөкләп алдым. Билетны онлайн сатып алдым һәм аны тутырып, электрон формада җибәрдем. Шундый очракларның берсендә 15 минуттан соң җавап хаты алдым. Зур суммадагы акча икәнен белгәч, бик шатландым, ләкин гаҗәпләнмәдем. Моңа кадәр безгә 100 мең сумга кадәр акча алырга туры килгән иде.

Аннан соң иремә хәбәр иттем, шатлыклы хәбәрне улыма да җиткердем. Соңыннан безне Мәскәүгә җиңүне рәсмиләштерү өчен чакырдылар. 180 көннән соң әлеге сумма безнең исәп-хисапка керәчәк. Әлбәттә, бу суммадан салым да шактый зур.

Акчаны урнаштыру урыны һәрчак табыла. Казанда ипотекага сатып алынган фатирыбызга түләүне капларга ниятлибез, – дип сөйләгән Әлфия Ялышева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100