Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирмешән районында Динә апа сөт җыймауларына зарлана: «Кырык ничә литр сөтне нишләтим?»

news_top_970_100
Чирмешән районында Динә апа сөт җыймауларына зарлана: «Кырык ничә литр сөтне нишләтим?»
Закировлар гаиләсе төшергән вайннан скриншот

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүчеләрнең күбесе терлек асрап, ит, сөт сатып көн күрә. Авылның тормышын бу авылда яшәүче яшь блогер Равил Закиров күрсәтеп бара. Аның сүзләренчә, авылда берничә хуҗалык берләшеп, басуларга иген, печән чәчә, мал саткан керемгә яши. Бу җәйдә авыл халкы сауган сөтләрен сата алмауга зарлана.

«Сөтне җыймыйлар. Сөт күп, ди. Ул кырык ничә литр сөтне хәзер нишләтим инде мин», – дип борчыла Равилнең әнисе Динә Закирова. 

Әни, җафаланасыңмы? – дип сорый аңа хуҗалыкта ярдәм итә торган улы.

Мин генә түгел бит инде, улым. Бөтен урам, авыл белән инде.

Бәлки, сыерыңны бетерергә вакыттыр. Бу, бәлки, ишарәдер. 

Әйе, бетерергә… – дип, килешмәвен белдерә хуҗабикә.

Равил Закиров бу видеосын халыкка күрсәткәннән соң, иртә таңнан төнгә кадәр хезмәт куючы авыл кешеләренә шәһәрдәгеләр киңәшләрен юллаган. Хәтта артист Фәнис Җиһанша да: «Бәлки, сыр ясаргадыр», – дип киңәш иткән. Кемнәрдер «май ясап сатарга» дигән фикерен җиткерә.

«Авылда кем алсын аларны?» – дип җавап кайтарган бу киңәшләргә хуҗабикә.

Әлеге видеоны урнаштырган «Минем татар телем» төркеменә язылучылар республикада сөт белән бәйле хәлләрне аңламауларын әйтә.

«Без шәһәрдә авыл сөтен эзлибез, кибетнең порошок сөтен эчеп булмый, ә сездән сөт алмыйлар – әллә нинди дөнья бу. Сезнең кебек фермерлар 2 атнага 1 китереп саталар сөт әйберләрен, алдан язылып алабыз. Эремчек, сөт, майны катыргычта туңдырып саклап ашыйбыз. Ләкин барысының да шулай сатарга мөмкинлеге юк. Ник алмыйлар сездән ул сөтне?»;

«Чөнки алар зур шәһәрдән ерак тора. Әзерләнгән продуктны алып сатар өчен бензин бәясе әйләнеп чыга»;

«Эх, шәһәрдә булса иде!»; 

«Кызыл эремчек ясап сатарга»;

«Варите гхи масло. Прибыльно и полезно», – дип яза авылдагыларга шәһәр халкы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100