Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров Гүзәл Уразованың концертына килгән. Сәхнәгә менәргә дип килгән икән инде, димәк, буш кул белән түгел. Өч литрлы банка белән сөт күтәреп торган блогерны күргәч, җырчы музыкантына чәчәкләрен биреп, «мә, ал әле, монда сөт килгән» дип, халыкны көлдереп алды.
«Кичке савымнан свежий сөт, 4 сыерым бар икәнен беләсең бит. Аннары – дистәләгән авыл күкәе. Сезгә чәчәк ташыйлар да ташыйлар. Чәчәге күп инде, дидем дә берәр нәрсә ашарга алып килергә булдым, авылдан – свежий сөт», – дип күчтәнәчен тапшырды блогер.
Җырчы Равилдән абзарында тагын ниләр барын сорады. Блогерның үгезе, тавыклары булуын да белде тамашачы.
«Бу Равил көнозын сезнең яныгызда йөрде бит, имеш, хәзер генә килгән. Сөте ачып беткәндер инде», – дип язган көне буе интернетны күзәткән тамашачы.
«Молодец, Равил! Өлгермәгән җирең юк синең», «Равиль, һәрвакыт гади кеше булып кал», – дип, блогерга атап, комментарийлар калдырганнар.