Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирләшкәләр (Гүзәл Сөнгатуллина)

news_top_970_100
Чирләшкәләр (Гүзәл Сөнгатуллина)
"Чаян" журналыннан

Сәлимә апа авырып киткәч, врачка барырга булды. Моңарчы хастаханәләргә йөрергә яратмаганга күрә, ничек язылырга, кемгә барырга белмичә йөдәде. Ярый балалары ярдәм итте. Бигрәк җәфалы икән ул врачка эләгү. Язылучылар күплектән 1-2 атна көтәргә туры килде.

«Шул вакыт эчендә хәлем дә рәтләнә төште бугай, врачларны азапландырып йөрисе килми», – дип уйлап куйды ул. Алай да, балалары барырга кушкач, поликлиникага килде.

Коридорда халык алай күп түгел иде. Үзе шикелле олырак яшьтәге хатын янына утырды. Чиратны көткәндә, кешеләр аралашырга ярата.

Менә Сәлимә апа янындагы ханым да сөйләнеп китте:

– Көндезге стационарга барырга исәпләдем. Врачымнан язулар алырга кирәк.

– Ул көндезге стационарның ни файдасы бар соң? 5 көндә генә дәваланып буламы? – дип сүзгә кушылды бер яшьрәк хатын.

– Миңа 5 көне дә җитә. Калганын түләүлегә барып дәваланып бетерәм. Безнең табибның язуы булса, шул җитә, – дип җавап кайтарды ханым. – Минем йөрмәгән врачларым калмады. Барысына барам. Тикшеренәм. Күбрәк түләүлеләргә барам. Алар ныграк белә.

Сәлимә апа аны кызганып куйды:

– Кыяфәтегезгә карап торганда, таза-сау кеше шикелле сез. Шулай инде, тыштан гына күреп әйтеп булмый шул кемдә нәрсә бар икәнен.

– Тфү-тфү, сез нәрсә? – диде янындагы күршесе. – Минем бер җирем дә авыртмый! Аллага шөкер!

– Алай булгач, ник врачларга йөрисез соң? – дип, бөтенләй аптырады моңа Сәлимә апа.

– Ничек инде? Врачларга күренергә кирәк, авырта башлаганны көтмичә. Мин гомерем буе шулай, бөтен җиремне тикшертәм, шифаханәләрдә ятам, санаторийларга баргалыйм. Күптән түгел ютәл белән азапландым. Безнең врач әйтә, сезгә салкын тигән, ди. Мин аллергологка язу сорадым. Түләүлегә барып, яхшылап тикшерендем.

– Шулай, нәрсә булып чыкты соң? – дип сорап куйды Сәлимә апа.

– Салкын тигән булып чыкты. Калганы барысы да яхшы иде.

– Шуны белер өчен акча туздырып йөрдегезме?

– Туздырса ни булган? Акчасы күптер, – диде коридордагы кешеләр. Бу сөйләшүне тыңлап утырганнар икән.

Сәлимә апа, чираты җиткәнен көтеп тормыйча:

– Китәм мин, утырмыйм. Врачларны аптыратып йөрмим әле. Көчле авыру түгел. Дәваланырмын, – диде дә өенә кайтып китте.

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100