Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чирләп китүләре бар...» – мобилизацияләнүчеләргә яңгыр астында концерт каратканнар

news_top_970_100

Бүген Казан танк училищесында мобилизацияләнгәннәрнең чираттагы төркемен хәрби әзерлекнең икенче этабына җибәрделәр. Хәрбиләрне озату чарасында артистлар да чыгыш ясаган. 

Егетләр алдында җырларга Гүзәл Уразованы да чакырганнар. Җырчы чарадан видеоны «ВКонтакте» челтәренә куйды. 

Видеодан күренгәнчә, концерт ачык һавада, өстән сибәләп торган яңгыр астында узган. Якыннарын озатырга килгән кешеләр зонтиклар белән басып тора. Ә менә егетләр… Видео астындагы комментарийларда да моны игътибарсыз калдырмаганнар. 

«Бик зур рәхмәт Гүзәлгә. Әмма бу салкын яңгырда бастырып тору, бәлки, кирәкмәс иде. Көзге әче җил, чирләп китүләре бар. Сиңа салкын тигән, дип яткырып тормыйлар бит аларны анда. И егетләр, барыгыз да исән-сау булып, шатлык белән кайтыгыз»;

«Мондый салкында егетләр өчен башка чара уйлап табарга да мөмкин иде бит. Аларның болай да авыр вакыты. Ә монда әле яңгыр астына да чыгарып бастырганнар»;

«Бу ир-атларның һәрберсенең хәзерге минутта җылы өйләрендә, якыннары белән янәшә утырасы киләдер. Аларны тезеп бастырып, яңгыр астында концерт карарга чыгарганнар. Телиләрме алар моны, юкмы – анысы беркемне дә кызыксындырмый»;

«Бу мәхшәрне туктату урынына сез саубуллашу җырлары җырлыйсызмы?»;

«Бу хәлләргә тыныч кына карап булмый...» – дип язалар. 

Хәрбиләрне җыр белән озатканы өчен, Гүзәлгә рәхмәт белдерүчеләр дә күп. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100