news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Чирләмә, үлмә» – Рифат Зариповның әтисен әнисе кызык итеп котлаган

news_top

Җырчы Рифат Зариповның әтисенә шушы көннәрдә 70 яшь тулган. Рифкать абыйның юбилеена төп нигезгә барлык балалары, оныклары, туганнары җыелган. Гаилә туган көнне Коръән ашы уздырып билгеләп үткән.

Рифат Зарипов үзенең блогында зур, тату гаиләсен күрсәтә, матур мәҗлестән видеолар белән бүлешә. Бәйрәмдә бер бик күңелле мизгел булып алган. Рифкать абыйны тормыш иптәше юбилее белән шундый ихлас һәм кызык итеп котлаган.

«Исәнлек-саулык, хәерле озын гомерләр! Киләчәктә бәхеттә, шатлыкта яшәргә насыйп булсын. Балаларыбызның игелекләрен, оныкларыбызның куанычларын күреп, кода-кодагыйларыбыз белән бергә шатланышып яшәргә язсын. Исән-сау бул, чирләмә, үлмә! Миңа терәк булып, кирәк булып яшә», – ди ул. Рәмзия апаның «чирләмә, үлмә» дип әйтүеннән кунаклар рәхәтләнеп көлешә.

«Әтинең бертуган хатыны – әниебез һәрвакыттагыча дөрес тә, кызык та итеп котлый», – дип яза видео янына Рифат Зарипов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар