«Әтәч тә шулай йөри» - Марат Яруллинның кызыл келәмгә «эффектлы» чыгуын ошатмаганнар
«Татар радиосы»ның юбилеена, кызыл келәмгә Марат Яруллиннан да «эффектлы»рак итеп килүче, гомумән, булмагандыр. Марат зур ак лимузиннан төшә, машинадан йөзләрен битлек белән каплаган утызлап кыз да «коела». Җырчы кызыл келәмнән да шушы кызлар белән бергәләп үтә.
Әлбәттә инде, соңгы вакытта Марат тирәсендә куерган хайп һәм төрле сүзләр белән бәйле рәвештә, бу образның яшерен мәгънәсе булуын күпләр аңлагандыр. Җырчы шушыңа басым ясарга да тырышкандыр. Ә менә язылучыларына Марат үзе дә, аның шушы рәвештә кызыл келәмгә килүе дә, битләрен яшергән кызлары да, гомумән, ул сәхифәсенә куйган видеода бернәрсә дә ошамаган.
«Дөньяда синең кебекләр азрак булса иде. Амин»;
«Авылда безнең әтәч тә шулай йөри, тавыклар арасында»;
«Бу моның үзенә текә күренәдер инде»;
«Цирк китте, клоун калды»;
«Бу теге Ильмирадан качып язышкан 30 кыздыр инде»;
«Инде гаҗәпләндерер әйберең калмадымы? Син Ильмирасыз беркем түгел шул»;
«Кринж сүзен ничек аңлатырга белмәсәгез, шушы видеоны күрсәтегез»;
«Сарык көтүе кебек»;
«Цирк гастрольләргә йөрергә тиеш»;
«Матур итеп җырласаң иде син. Тазардың, сикереп биегәндә авырлыгың комачаулый, көчкә сулыш аласың. Спорт һәм вокал белән шөгыльләнсәң иде», – дип язалар аңа.
Һәм, әйтергә кирәк, мондый эчтәлектәге комментарийлар бихисап.
Ә сезгә Маратның образы ошыймы?