Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның «Тама-тама күз яшең» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Яңа җырның сүзләрен Илзирә Вәлиуллина язган, көен Гали иҗат иткән.
«Бу – чираттагы хит. Күзгә яшьләр килә», «Бу җырны туктамыйча тыңлап була», – кебек комментарийлар калдырган тамашачы.