news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чираттагы 50 хәрби Украина әсирлегеннән азат ителде

news_top
Чираттагы 50 хәрби Украина әсирлегеннән азат ителде

Оборона министрлыгы 50 хәрбинең Украина әсирлегеннән кайтуын хәбәр итте. Алар сөйләшүләр нәтиҗәсендә, алмашу юлы белән кайтарылган.

Солдатларның күбесе җиңел киемнән, шуңа да аларга кайтуга җылы киемнәр биргәннәр һәм, туганнары белән элемтәгә керә алсыннар өчен, телефоннар тапшырганнар.

«Россия Федерациясенә безне кайтарган өчен рәхмәт, без, ниһаять, бу газаплы урыннан кайттык. Әлегә кадәр өйдә икәнебезгә ышана алмыйм. Җылы кабул итү өчен рәхмәт. Без барыбыз да шокта. Россия барыбер үзенекеләрне ташламый. Без моны беләбез һәм белдек», – ди азат ителгән әсирләрнең берсе.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Украина әсирлегендә аларга үлем куркынычы янаган.

31 декабрьдә 82 хәрби шулай ук алмашу юлы белән азат ителгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар