Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чиратта вертолетмы?» – Рөстәм Нәбиев кыйммәтле машина алган

news_top_970_100

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев яңа машина алган. Шатлыклы хәбәре белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Бу – минем тормышымдагы үзем сатып алган иң кыйммәтле әйбер. Яңа машина алып, мин үз алдыма куйган тагын бер максатымны чынга ашырдым. «Порше», гаиләбезгә рәхим ит», – дип яза ул.

Рөстәм Нәбиев машинасын Казаннан алып кайтып киткән. Руль артына дустын утырткан, чөнки «Порше»ны әле кул белән идарә итүгә көйлиселәре бар.

«2021 елда мин нәкъ шушы автосалонда, әлеге машинаның руле артына утырып карап, бу машина берәр кайчан минеке булачак, дип уйлаган идем. Хисләремне сөйләп аңлатырлык түгел», – дип сөйләгән яңа машина алу сөенечен кая куярга белмәгән егет.

«Красавчик абый, үзең дә матур, тырыш, «атың» да хәлле. Дусларны сөендереп, дошманнарны көендереп, исән-сау йөр, – дип, иң беренчеләрдән булып комментарий язган аңа дусты Данир Сабиров. – Син Казанда икән бит, күрешик. «Порше»ңа белгәннәремне укып, кире Уфага җибәрермен үзеңне», – дип тә тәкъдим иткән.

Рөстәм Нәбиев аңа иркенләп кунакка килергә сүз биргән.

Бер Интернет кулланучы: «Физик мөмкинлекләре чикле кешегә шулкадәр акчалар каян килә икән?» – дип кызыксынган. 

«Эшләгез. Эшләсәгез, сезнең дә шушы «инвалид»ныкы кебек акчаларыгыз булыр. Нинди тәрбиясез кеше», «Тауларда хәзинә тапкан. Сез барып эзләп карагыз», «Аяксыз инвалидлар була, шулай ук мондый сүзләр яза ала торган башсыз инвалидлар була», –  дип ябырылган калганнар, Рөстәмне яклап. 

«Каян булсын инде. Спонсорлардан. Таулар яуласагыз, моның өчен сезгә спонсорлар өчәр миллион сум түләсә, сезнең дә акчаларыгыз булыр, һәм сез дә «Порше» сатып алыр идегез», – дип җавап биргән кеше дә бар. 

Калган дуслары Рөстәмнең яңа машинасында хәвеф-хәтәрләргә очрамыйча йөрүен, «Порше»ның файдалы машина булуын теләгәннәр.

«Чиратта вертолетмы?» –  дип сорап язган комментарий да бар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100