Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чиратлашып көчләүнең видеосы бар»: Алабугада тәрәзәдән төшкән кызның әнисе гаделлек көтә

Фаҗига төнендә алар өчәү булган. Соңрак 22 яшьлек кызның мәетен асфальтта тапканнар. Ике балалы ир аңа даими янап торган, кредитка батырган. Тик «бизнесмен» ирләргә тикшерүчеләр үлем шаһитлары буларак кына карый. Тикшерү комитетына сораулар күп, әмма ведомство бу эшкә аңлатма бирми. Алты балалы ана бер баласының үз-үзенә кул салуына ышана алмый...

news_top_970_100
«Чиратлашып көчләүнең видеосы бар»: Алабугада тәрәзәдән төшкән кызның әнисе гаделлек көтә
Фото: KazanFirst

Беренче август көнне төнге 01:36 сәгатьтә Алабугада 22 яшьлек Александра Новикованың асфальтта яткан мәетен тапканнар. Тикшерү инде ай ярым дәвам итә, ләкин әлегә нәтиҗәсе юк. Тикшерү комитеты «үз-үзенә кул салуга җиткезү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига көнендә Александра янында булган егетләрнең икесе дә әлегә кадәр иректә. Алар җинаять эшендә шаһитлар буларак бара.

Җинаять эшен тикшерүдә дөреслеккә туры килеп, ачыкланып бетмәгән нәрсәләр күп. Ләкин тикшерүнең төп версиясе – үз-үзенә кул салу. Кыз балконнан төшкән йортның каршында яшәүче фатир хуҗасы камералар төшергән видеоязманы күптән түгел китергән, анда – Александраның биеклектән түбәнгә очып төшү мизгеле. Камераны кыз үләсе көн алдыннан гына урнаштырган булганнар.

Кадрлардан карап кына, чынлыкта нәрсә булганын ачыклау авыр. Камера еракта урнашкан. Күпкатлы йортта барысы да йоклый. Бер фатирда гына ут яна. Александра төшкәннән соң 15 минут үтүгә, ут сүнәчәк. Фаҗиганең бер секунд вакыт эчендә булуы аермачык күренә. Кыз артында ике фигура бар, кыз аска төшеп китүгә, алар балкон буйлап йөри башлый, аста нәрсәдер күрергә тырыша. Балконда беренче хәрәкәтләр теркәлгәннән алып фаҗигагә кадәр 4 секунд вакыт уза. Фатирда булган шаһитлар Александра барысын да үзе эшләде дип раслый.

KazanFirst басмасы хокук саклау органнарында эшләүчеләрдән әлеге җинаять эшенең ничек баруы турында белешкән. Анда сөйләүләренчә, тикшерүчеләр кызның җавапсыз мәхәббәт аркасында үз-үзенә кул салуын төп версия буларак карый. Видеога килгәндә, тикшерү комитеты хезмәткәрләре фатирда булган кешеләрнең кызны тотып калырга теләүләрен, тик моның барып чыкмавын фаразлый. Хәзерге вакытта мәрхүм кызның әнисе үтенече буенча видеороликны өйрәнәләр. Басманың чыганагы хәзерге вакытта тикшерүчеләрнең барлык версияләрне дә тикшерүен әйтә, әмма төп версия – үз-үзенә кул салу.

«Аны үтергәннәр кебек тоела»

 Людмила Владимировна, сезнең ничә балагыз бар?

 Алты, –  ана кеше туктап тора. –  Хәзер биш.

Мәрхүм Александраның әнисе кызының үз-үзенә кул сала алуына ышанмый. Александраның гаиләсе Алабугадан ерак түгел генә урнашкан авылда яши. Кыз туган йортыннан күптән киткән: башта шәһәрдәге медицина көллиятендә укыган, аннары балалар поликлиникасына урнаша, анда бер ел эшли. Соңгы вакытта кыз «Махеевъ» заводында эшләгән һәм эшенә якын урнашкан бер фатирны яллап торган.

Фото:KazanFirst

Мин аның белән ул көнне сөйләштем, ул нәрсәдәндер курка иде. Күңелем сизенде, ниндидер начар хәл булыр төсле иде, аны өйгә кайтырга чакырдым. Бер-бер хәл булмагае, дип куркуымны белдердем. Әмма аның минем янга кайтасы килмәде, «иртәнге 6да эшкә барырга кирәк» диде. Аны үтергәннәр кебек тоела миңа, –  ди мәрхүмнең әнисе Людмила Новикова.

Ана фаҗига мизгеле язылып калган видеоны йөзләгән тапкыр карагандыр. Кызы үлеменә бер сәгать ярым кала тәрәзәдән аның иске телефонын ыргытканнар, аннары, берникадәр вакыттан соң, яңасы чыгып очкан. Ананы шулай ук кызның мәетенең яту рәвеше дә шикләндерә. Кызның баш ягы өйгә таба ята, бу гадәти саналмый. Шул ук вакытта Александра үлеменә ярты сәгать кала апасы Светланага хәбәр яздырып җибәргән булган, анда барысы да тәртиптә булуын әйткән. Ә аннары, аска егылып төшәргә берничә минут кала, аның «ВКонтакте»дагы сәхифәсе бетерелгән.

Людмила сүзләре буенча, кызы үз эчендә бикләнә торган, ләкин бик игелекле кеше булган. Әнисе анда депрессия билгеләрен беркайчан да сизмәгән, соңгы вакытта да үзгәреш күрмәгән. Моннан тыш, завод хезмәткәрләре даими рәвештә медицина тикшерүе уза, шул исәптән психиатр да тикшерә. Соңгы тикшерүне Александра үлеменә бер ай кала үткән, табиб бернинди дә проблема тапмаган.

Кыз вафатыннан соң, гаилә аның төрле банкларда бер миллион ярым сум кредитлары булуын белгән. Аңа бу сумманың нәрсәгә кирәк булуы да билгеле түгел – Александра бай яшәмәгән.

«Ул аңа яный иде»

Фаҗига көнне Александра күршесе Владислав Б. һәм аның дусты Иван белән эчеп утырган. Кызның апасы Светлана Сашаның соңгы вакытта нәкъ менә шушы күршесенә зарлануын сөйли. Ул кызның запас ачкычларын, банк карточкасын талап алган. Моннан тыш, Владислав, Александра Мәскәүгә китмәсен өчен, аның паспортын үзенә алган, ә аннары аңа Сбербанкта кредит рәсмиләштергән. Моннан тыш, ир аның кредит картасыннан 40 мең сум акча алган. Светлана Александрага полициягә гариза язарга тәкъдим иткән булган, әмма ул нидәндер курыккан.

Апасы Владиславның Сашага гел янап торуына ышана, моңа дәлилләр дә бар. Александраның телефонында Владислав язган түбәндәге эчтәлекле хәбәрләр сакланып калган: «Әгәр баш тартсаң, сиңа аз тоелмас». Калган язышулар бетерелгән.

 Ул беркайчан да берәүгә дә явызлык теләмәде, һәрчак ярдәм итте... Әгәр аны үтермәсәләр дә, аны үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр. Тик мин аның моны үзе эшләвенә ышанмыйм, – ди Светлана.

Тикшерү, йомшак итеп әйткәндә, сәер бара. Әйтик, канда наркотик матдәләр булу-булмауга экспертиза ясамаганнар. Ә Александраның дус кызлары һәм туганнары кызны көчли алуларын фаразлагач, тикшерүче Алан Гыйльфанов «тышкы билгеләрдән күренгәнчә, көчләү булмаган» дип белдергән. Зур биеклектән егылып төшкән мәеттә көчләүнең тышкы билгеләрен ничек ачыклап булганын мәрхүмнең туганнарына аңлашылмый. Моннан тыш, Светлана сүзләренчә, тикшерүче Александраның дус кызларын «ялган гаепләүләр өчен аларга карата җинаять эше ачып була» дип куркыткан. Хәзер Александра инде җир астында һәм нинди дә булса экспертизалар үткәрү мөмкин түгел.

Туганнары фатирны караганда, кайбер әйберләрнең югалуын күреп ала, өстәвенә, аларның югалуын аңлатып булмый: әйтик, бер ботинка юк, ә икенчесе урынында тора. Күршеләре ирләрнең чүп ташлавын күргән булган, ләкин бу мәгълүмат тикшерелми калган, чөнки ишегалдында камералар юк.

Хәзер Александраның апасы кызның телефонындагы барлык язышуларны укый. Анда ул кызның үлеменә кадәр Владның аңа янавы турында иптәшенә сөйләвен тапкан.

 Әгәр ул нәрсәдәндер баш тартса яки кемгәдер сөйләсә, аның кулларын һәм аякларын сындырачаклар, ниндидер егетләргә мәсхәрәләтергә бирәчәкләр, көчләячәкләр һәм күмеп куячаклар, дип янаганнар, –  дип сөйли Светлана. –  Ул аңа да картасын һәм ачкычларын кире кайтаруны, аңа бүтән кагылмавын сорап язган. Шуннан газап күрә башлаган, күрәсең.

Кызның балконнан төшүе яздырылган видео чыкканчы, Иван һәм Владислав икесе ике төрле сөйләгән. Беренчесе үзенең йоклавын әйтә. Икенчесе – Александра балконга шалтыратырга дип чыккач, ярты сәгатьтән соң аның нишләвен карарга чыгуын һәм кызның мәетен асфальтта күреп алуын әйтә. Шул ук вакытта видеода кыз үләр алдыннан ике егетнең дә бер үк вакытта балконда булуы ачык күренә. Дөрес, эткәннәрме-юкмы икәне абайланмый. Тикшерү комитеты тикшерү турында рәсми рәвештә аңлатма бирми.

Алабугада Владиславның машина юу буенча бизнесы бар. Светлана сүзләренчә, ул һәм аның дусты Алабугада җинаятьчел төркемнәрнең берсендә исәпләнә. Шул ук вакытта «бизнесмен» Александрадан бурычка ким дигәндә 250 мең сум акча алып торган. Ир өйләнгән. Өч ай элек аның икенче баласы туган. Кыз үлгәннән соң, ул хатынын һәм балаларын Александра яшәгән фатирның күршесендәге фатирга күчергән.

«Сашаны берничә тапкыр көчләгән булган»

KazanFirst журналисты Александраның иң якын дус кызларының берсе Лиза белән сөйләшкән. Кыз Владиславның Сашага янавын раслый.

 Владислав Сашаны берничә тапкыр көчләгән, моны Саша үзе әйтте. Бу турыда кешегә сөйләмәскә кушып янаган. Әле ул аны Владислав һәм аның дусты бер-бер артлы көчләүләрен һәм моны видеога яздырып торуларын сөйләде. Ул видео бар. Тикшерүче безгә бу видеоны каравын әйтте. Ул аны караганнан соң, кызны көчләмиләр, кызга бу ошый, дип нәтиҗә ясаган. Ә Саша аңа нәрсәдер салып эчерткәннәрен әйткән иде.

Туганнары фикеренчә, тикшерүчеләрнең «җавапсыз мәхәббәт аркасында кызның үз-үзенә кул салуы» турындагы версия бернинди кысаларга да сыймый. Александраның йөргән егете дә булмаган. Ә менә кредитка алган акчаларның Владиславка китүен һәм көчләү факты кебек дәлилләр каралмый, дип кайгыра мәрхүм кызның туганнары. Ирләрне хәтта тоткарламаганнар да һәм аларны бары тик шаһитлар итеп кенә карыйлар. Ә кайгыга баткан ана тикшерүчеләрнең гадел эшләвен генә тели. Тәҗрибә күрсәткәнчә, «үз-үзенә кул салу» турындагы эшләр ике айдан соң ябыла.

Әдилә Рәхмәтуллина

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100