Башкортстанның «Йәшлек» сайты хәбәр иткәнчә, режиссер Альмира Ибраһимова вафат булган.
«Бәхил бул, Альмира апай! Ул яман шеш белән чирли иде. Бөтен республика халкы ярдәмгә акча җыйды, әмма чир көчлерәк булып чыкты. Бик кызганыч», – диелә хәбәрдә.
Ул күп проектлар, шул исәптән «Юлдаш plus» милли яшьләр фестивале режиссеры булган.
«Соңгы арада Альмира яман шеш белән көрәште. Мәрхүмәнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.