news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чипсы белән әзерләнгән тавык рецепты

news_top
Чипсы белән әзерләнгән тавык рецепты
Фото: Гөлназ Әхтәмҗанова

Бу рецептны улым интернетта табып, үзе пешереп ашатты. Бик җиңел әзерләнә һәм тәмле була.

Кирәкле ингредиентлар: тавык түшкәсе, чипсы, он, тоз-борыч, йомырка.

Башта тавык түшкәсен озынчалап кисәбез. Чипсыны, пакетын ачмыйча гына, ваклыйбыз. Тавыкны башта онга, аннан тугланган йомыркага манчыйбыз. Аннан ике ягыннан да вакланган чипсыга куеп алабыз. Чипсы панировка урынына.

Тавыкны 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар