Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цинк табутны ачканнар...

news_top_970_100

Чиләбе өлкәсенең Анапов районы Ржавка бистәсендә Игорь Косимовны 24 ноябрьдә җирләрдә тиеш булганнар. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган. Аны цинк табутта кайтарганнар, тик туганнарына шик төшкән.

Элегрәк полициядә эшләп, соңрак хәрби операциядә һәлак булган Косимовның туганнан туган сеңлесе мәетне җирләр алдыннан цинк табутны ачтыруны таләп итә башлаган. Табутны ачкач, гаилә шок хәлендә кала: мәет аларның якыннарына бер дә охшамаган.

Шик юкка гына килеп чыкмый: цинк табутны кайтаручылар бөтенләй башка кешенең паспорт копиясен тапшыра, табутта язылган фамилиядә дә хата була, хәрбинең исеме һәм әтисенең исеменең баш хәрефләре дә сорау уята.

Мәетне моргка алып китәләр. Анда шик раслана, мәет Игорь булып чыкмый.

Хәрбинең туганнан туган сеңелесе сүзләренә караганда, табутта ябык кына яшь малайны кайтарганнар, ул хәтта гәүдәсе буенча да туры килми.

Хәзер Игорь Косимовның туганнары берьюлы 2 мәеткә ДНК-экспертиза ясатмакчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100