Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чилида коточкыч урман янгыннары: ут өермәләре чыккан, үлүчеләр егермедән артык

news_top_970_100
Чилида коточкыч урман янгыннары: ут өермәләре чыккан, үлүчеләр егермедән артык
Видеодан скриншот

Чилида урман янгыннарында кимендә 22 кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың эчке эшләр министры Каролина Тоага сылтама белән «Известия» сайты яза.

«Хәзерге вакытта, тулаем алганда, 22 кеше һәлак булды: аларның 16сы – Био-Био төбәгендә, бишесе – Арауканиида һәм берсе Ньюбледа», – диде министр.

Моннан тыш, рәсми белешмәләргә караганда, 554 кеше зыян күргән, аларның 16сы авыр һәм уртача авырлыкта имгәнүләр алган.

Каролина Тоа әйткәнчә, хәзерге вакытта янгынның 251 актив учагы теркәлгән. Бер ел белән чагыштырганда, атна дәвамында ил территориясенә уттан күбрәк зыян килгән, диде министр.

Коткару эшләренә меңләгән полицейский, янгын сүндерүче һәм хәрби хезмәткәр җәлеп ителгән. 74 берәмлек махсус җир техникасы, 6 очу аппараты, шулай ук диңгез пехотасы ресурслары эшли.

Ут белән көрәшү шартлары бер генә төрле түгел: бер яктан, куе төтен күрүчәнлекне сизелерлек киметә, шуның белән беррәттән, төтен кояш нурлары төшүне дә тоткарлый, шуның аркасында температура да төшә.

4 февральдә 13 кешенең һәлак булуы хәбәр ителгән иде, алар арасында янгынны сүндерүдә катнашкан 2 ир-ат һәм хатын-кыз да бар. Моннан тыш, берничә кеше куркыныч районнардан китеп котылырга теләп, авариягә эләгеп һәлак булган.

Көчле янгын вакытында «ут өермәсе» дигән күренеш барлыкка килә. Шундыйларның берсен видеога төшереп алганнар.

Җомга көнне Чили Президенты Габриэль Борич Био-Био, Ньюбле һәм Арауканиида гадәттән тыш хәл режимы игълан итте. Бу – җирле хакимиятләргә стихияле бәла-казадан зыян күргән җирлекләрдә нормаль яшәү рәвешен торгызу өчен кораллы көчләрне җәлеп итәргә, шулай ук барлык экстрен административ чараларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Милли оборона вәкилләренә гражданнарны массакүләм рәвештә эвакуацияләгән җирләрдә вазгыятьне бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, мородерлыкны һәм башка җинаятьләрне булдырмас өчен комендант сәгате кертергә йөкләмә бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100