Сөмбел Заһидуллина соңгы вакытта зур сәхнәләрдә күренмәсә дә, социаль челтәрләрен ташлап бетерми. Дусларына әледән-әле моңлы җырларын бүләк итә.
Видеода Сөмбел «Яннарыңа ничек барыйм соң» җырын җырлаган. Баянда әтисе Альберт Заһидуллин уйный.
Сөмбел Заһидуллинаның «ВКонтакте»дагы видеосы укучыларда зур кызыксыну уяткан.
«Сөбханаллаһ! Үзләрен җырчы санап йөргән «мырлаучылар» – (бу урында автор тарафыннан «мырлаучылар» дип аталганнарның исемнәре дә тезеп кителгән – ИТ) тыңлагыз, җырлау ул шундый була! Менә кемне җырчы дип атап була! Иҗади уңышлар үзеңә, Сөмбел!» – дип, мәдхия җырлаган Мөхәммәдҗан Садыйков исемле укучы.
«Искиткеч моңлы, көчле тавыш. Күп җырчыларны бәреп егарлык»;
«Бик моңлы итеп җырлый. Әтисе дә шәп уйный»
«Моң иясе», – дип бәяләгәннәр аның чыгышын калган укучылары да.