Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләкләп уңыш җыяр өчен кыярга нәрсә сибәргә?

news_top_970_100
Чиләкләп уңыш җыяр өчен кыярга нәрсә сибәргә?
"Татар-информ" архивы

Кыярлар чәчәк атканда һәм уңыш биргәндә аларга ашлама сибеп торырга кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар, уңышны арттырыр өчен, вакыт белән сыналган ашламалар киңәш итә, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Иң яхшысы: кыярларны чәчәк атканда органик ашламалар белән тукландыра башлау әйбәт. Моның өчен сыер тизәге менә дигән ашлама булачак.

Ярты литр сыер тизәген 10 литр суда эретәләр. Һәр төпкә 1 литр эремә сибәргә кирәк.

Кыяр барлыкка килә башлагач, көл белән ашларга була. Мондый эремә ясау өчен чиләкнең дүрттән бер өлешенә көл һәм өстенә су салырга кирәк. 3 көн караңгы урында тотарга. Һәр төпнең тамырына 1 литр шушы эремәне сибәргә. 2 атнадан тагын кабатларга була.

Кыярны уңыш бирә башлагач ашлау да мөһим. 1 литр сыер тизәге һәм аш кашыгы ярым калий сульфатын 10 литр суда эретергә һәм һәр төпкә 1 литр сибәргә. Үсемлек эремәсе ясау өчен, кычыткан һәм әремне турарга да, суга салып, 2 көн тотарга. Соңыннан бу төнәтмәне сөзәргә һәм кыярларга сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100