Күк катында бер фәрештә бар, диләр. Әнә шул зат җаннарны парлаштырып утыра, имеш: бер яхшыга – бер шакшы, бер юашка – бер усал, бер акыллыга – бер юләр, бер саранга – бер юмарт... Тирә-яктагыларга сынап карасаң, бу сүзләрдә хаклык бардыр, дип уйлап куясың. Мисал өчен: ире мулла песие инде менә, сөйләшкәндә дә аяк очына карап сөйләшә, сүзләре чак ишетелә. Ә хатынының авызыннан утлар бөркелә, елан аягын кискән нәрсә! Яисә карап туймаслык чибәркәй кәз-кәз атлап урамнан бара, ә янында буе метрдан артмаган камыт аяклы, шадра йөзле берәү теркелди. Күп инде андый хәлләр, санап китсәң.
Әмма һәр канунда искәрмәләр булган кебек, бу фәрештә дә ялгышлыклар җибәрә икән. Теле ялгышып, бер яхшыга – бер яхшы, бер чибәргә – бер чибәр, дип парлаштыра башлый. Кире кайтарып төзәтеп булмый – шул рәвештә парлашалар теге җаннар, җиргә килгәч. Мондый чакта безнең халык: «Шулай пар килгәннәр, чиләгенә – капкачы»… – дип соклана. Безнең якта да бар шундый күзгә бәрелеп торган бер пар. Әмма ләкин мин үзем икеләнеп калам, сокланыргамы боларга карап, гаҗәпләнергәме?
Сафый абый «күктән йолдыз чүпли торган» бәндәләрдән булмады. Гел бер читтәрәк йөрде тиңдәшләре арасында, күбрәк башкаларга иярде. Әйтсәң дә, төркемнән аерып торырлык маһирлыклары сизелмәде аның, зирәклеге дә уртачадан түбәнрәк дәрәҗәдә иде. Сүзнең дөресе кирәк: күпләребез – шул масштабтагы шәхесләр, нигә яшерергә?
Мәктәпне ныклы «өчле» билгеләренә тәмамлады, механизаторлар курсында укып булашса да, документ бирмәделәр үзенә. Ниндидер карбюратор, стабилизатор, трансформатор, магнето төшенчәләрен үзләштерә алмады. Нихәл итәсең, бар кеше дә техникада белгеч була алмый.
Армиягә кадәр дә, армиядән кайткач та бригаданың төрле эшләрендә йөрттеләр аны. Кирәк чакта кулына көрәк алды, агач сәнәге белән күбәләр каерып эскертләр салды, ферма лапасларын тирестән чистартты. Андый вак-төяк эшләр ел әйләнәсендә табылып кына тора. Шуларның уртасында һәрвакыт Сафый кайнады.
Авыр физик хезмәткә кулы ята иде аның. Кайчандыр без аның белән колхоз сарыклары өчен кое казыган идек. Зәмһәрир суыкта эшләнә андый эшләр. Суыктан тын куырыла, таштай каткан җирне казулары үлемгә тиң. Ә Сафый, кәйлә белән тигез генә бәреп, озак вакытлар чокырдан чыкмыйча казый. Беребезнең дә хәленнән килми болай эшләү.
Каядыр чыгып китәргә дә теләге булмады егетнең. Гомумән, тормышында ниндидер үзгәрешләр булганын яратмый иде ул. Бер калыпка салынган иде яшәеше. Һәркөн бригада ишегалдында нәрәт ала, кичкә кадәр кушылган эшне эшли. Кайтып өстен алыштыргач, тамагын туйдыргач, кесәсенә 20 тиен салып, клубка юнәлә. Чираттагы киноны бик игътибарлап карый. Ул чакларда, ни хикмәт, клубта һәркөн кино куялар иде. Авыл халкы да, олысы-кечесе, бик теләп йөри иде клубка. Хәер, авылда бер генә кешедә – ветврач Хәкимдә генә аклы-каралы, куш уч зурлыктагы экранлы бердәнбер телевизор бар иде. Кабызгач, экраны күзләрне чагылдырырлык яктырып, кар яуган төсле нокталары биешеп, ниндидер шәүләләр күрсәткән була иде алай да. Клубка эленгән стена буе ак экранга җитәме соң!
Кино карап кайткач, әнисе өстәлгә каплап куйган ярты литрлы сөтне күтәреп эчә дә, сабыйлар йокысында онытыла егет. Барысы ачык, барысы алдан билгеле язмышында, мәңге шулай дәвам итәр төсле иде.
Әмма сизелерлек үзгәреш тә булып алды аның тормышында. Кайда, ничек танышканнардыр, әллә соратып барып ризалыгын алганмы, ничек булса булган – Сафый Йомран Хафизның кызы Мәликәне алып кайтты. Хафизның кушаматы юктан гына бирелмәгән иде. Мәңге йомран төсле йомарланып йокларга гына карап йөри торган иде Хафиз.
Тиң-тигез генә яшәп киттеләр Сафый белән Мәликә. Яшь киленне дә атна эчендә бригадка кабул иттеләр. Ул да Сафыйга тиң булды. Чөгендер утау, яшелчә үстерү, кырда киштә әйләндерү төслерәк бетмәс-төкәнмәс эшләргә җигелде.
Алынган эшләрендә хәйләләшә белми иде тегеләр, әмма дә бригадирның психына тигән икесенә хас холыклары булды: әкрен кыймылдыйлар иде болар! Һәр гамәлләре кешеләрдән соңрак, һич үзгәрергә исәпләрендә юк.
Сыер көтүе авылны чыгып бара, Мәликә савым чиләген чак шалтырата әле. Колхозчылар ерак басуга барырга трактор арбасына төялгән, бу ике «чибәр» чәй эчәләр, имеш. Менә шундый пошынмас җаннар иде инде. Барысы печән эшләп беткәннәр, тугайларны ямьләп, кибәннәр тезелешкән. Сафый иңенә чалгылар салып, ризык төенчеге тоткан алмабикәсен ияртеп, чабынлыгына юл тота. Кар күзен күрсәткәч, кара суыклар башлангач, алар бәрәңге казый башлыйлар.
Соңга калып булса да, үз эшләрен ерып чыгалар иде тегеләй. Печәнсез, бәрәңгесез калганнары булмады. Ходай үзенең рәхмәте белән боларга берничә аяз, җылы көннәр биреп ала.
Шунысын әйтергә кирәк: янып эшләмәсәң, күп нәрсәгә өлгереп булмый бит инде ул. Сафый да, хатыны да артык көч куймыйлар иде. Алар сузылгалап тотынганчы, әбәт җитә, төштән соң бераз селкенсәләр – кайтыр вакыт якынлаган, имеш. Эшенә күрә акчасын да түлиләр бит инде. Премияләр алып, «Мактау кәгазьләре»н яулап эшләгәннәре булмады. Эш кушканда да җаваплыларын ничек шундый адәмнәргә ышанып тапшырасың? Әлбәттә, эш хакы аларда иң түбәннәре булды. Хуҗалык эшләре дә илке-салкырак барды бу гаиләдә.
Кешечә кыланып, бакчага ниләрдер чәчеп тә булаштылар. Әмма вакытында су сибәргә, утарга, җирен йомшартырга вакытлары җитмәде, никтер.
Эштән соң Сафый капка төбендә утырырга, үткән-сүткән белән гәп корырга яратты.
– Арып кайткач, бакчага чыгарга дәрман калмый. Иртәгә кадәр кичектереп торырга туры килер ахрысы, – дип көрсенгәннәрен ишеткәләгән булды. Кырык эшен кырык якка ташлап, ире янына чыгып елышкан Мәликәсе аның һәр сүзен җөпләргә әзер тора иде.
Күпме булды икән аларның «иртәгә»ләре! Шуңа да, көз җиткәндә, бакчаны кеше биеклеге алабута, чүп үләннәре баса. Ну, алары мул уңыш бирә торган иде инде!
Балалары да – ә алар өч ул, өч кыз үстерделәр – үзләре төсле пошмас җаннар иде. Үстерделәр, дип әйтү дөреслеккә бик туры килмәс. Ул балалар үзләре үсте. Ни ашап, ни киеп үскәннәрдер – анысы серле йомгак. Ул балаларның аркылыны буйга борып салганнары булмады, кызлары буй җиткергәнче чәчләрен тарап үрергә өйрәнә алмады.
Ни гаҗәп, Сафый да, Мәликә дә гомер зарлана белмәделәр. Булганына шөкер иттеләр. Юк кына сәбәпләргә шатлана белделәр. Ипи белән суда утырган көннәре еш булса да, һаман яшәештән разый булып кала бирделәр. Мәсәлән, аларда көнләшү дигән тойгы бөтенләй юк иде. Күпләр, шәхсән мин үзем, үлепләр китеп көнләшәм тирә-яктагылардан. Акчага күмелгән черегән байлардан, тазалыклары бөркелеп торган алыплардан, акыл ияләреннән, чибәр хатын эләктергән дустымнан, иномаркада җилдергән эшкуардан. Төннәрен йоклый алмыйм шулар хакында уйлап. Мин кай ягым белән алардан ким? Нигә аларда бар, миндә юк?
Илдә-көндә үзгәрешләр башлангач, колхозлар таралгач, «туфан калыккач», эшсез калган Сафый белән Мәликә тәмам көрчеккә терәлделәр. Юк, Сафый һич тә төшенкелеккә бирелмәде.
– Алга таба яхшылана бу тормышлар, мин әйтте диярсез менә. Муллык килә халыкка. Шундый сынамышлар бар: авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек белән сынала бәндә. Мин әйтте диярсез… – дип, үзенекен каерды.
Тәки җаен таптылар бит болар. Сафый хәллерәкләргә көтү чираты үткәреп, тиресләрен каерып, карын көрәп, бозын ватып дигәндәй, әзме-күпме акча эшләргә җайлашты. Хатыны Мәликә дә кемгәдер өй юды, бәрәңге чүпләде, кыскасы, байбичәләрнең тормышын җиңеләйтте.
Хәзер килеп Сафый белән Мәликә пенсия яшенә җиттеләр, яраткан капка төпләрендә көн әйләнәсендә күрергә була аларны. Балалары үсеп җитеп кайсысы кая таралыштылар, гаилә кордылар. Бик тә беләсе иде, ничегрәк яшәп яталар икән Сафый нәселләре?
Үз гомерендә Сафый өй яңарта алмады, йорт-кура да аннан-моннан терәтеп куелган, әтисеннән калган мирас. Кара тиргә төшеп эшләгәне булмады аның, васыять итеп калдырырлык малы юк. Көн үтсен дип яшәде. Шул ягы белән яхшы хисләр калдыра: кемгәдер начарлыгы тимәде, усал ният белән йөрмәде. Аңа китсә, юл читендә яткан таш та зыян итми кемгәдер. Адәм булып тугач – яшәргә кирәктер адәмчә! Сез ничек уйлый торгансыздыр...