Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Госуслуги»дагы парольне «ватып», минем исемгә бер миллионлык кредит алганнар»

Чиләбедә яшәүче ир мошенникларга ничек тарыган?

news_top_970_100
«Госуслуги»дагы парольне «ватып», минем исемгә бер миллионлык кредит алганнар»
"Татар-информ" архивы

Чиләбедә яшәүче бер ир-ат исеменә мошенниклар бер миллионлык кредит теркәгән һәм аның картасындагы 100 меңнән күбрәк акчаны алган. Боларны бик гади сәбәп буенча эшләгәннәр – телефон тарифындагы түләүле хезмәтне сүндерергә генә тәкъдим иткәннәр, ә моның өчен өч санлы кодны әйтергә кирәк булган. Бу хакта 74.RU. сайты яза. 

Зыян күргән Андрей сүзләренчә, узган атнада аңа 611 номерыннан шалтыратканнар. Шикләнерлек сәбәп булмаган, чөнки «Теле 2» кәрәзле элемтә операторының мәгълүмат хезмәте номеры шундый икән.

«Минем телефонда түләүле хезмәт кушылган диделәр һәм, аны сүндерү өчен, алар минем телефонга код җибәрәчәк, һәм мин аларга шуны әйтергә тиеш идем. Мин әйттем. Шуннан соң, алар, күрәсең, минем номердан булган СМСларга һәм шалтыратуга переадресация ясаган булган. Якшәмбе көнне кич миңа беркем дә шалтырата алмады, соңыннан туганнар хатыныма шалтыратты: «Нәрсә булды? Андрейга шалтырата алмыйбыз», – дип.

Без бернәрсә дә аңламадык – алынмый калган шалтыратулар юк. Туган энемә шалтыраттым, ул – айтишник, переадресация кушылган булырга мөмкин, дип әйтте. Мин телефон настройкаларында актарына башладым, чыннан да, переадресация кушылган булган, мин аны сүндердем.

Дүшәмбе көнне эштә бер хезмәткәр яныма килде дә: «Телефоныңа нәрсә булды синең?» – дип сорады. Мин бу хәлнең нормаль түгеллеген аңлый башладым, тагын переадресацияне сүндердем. Һәм бераз вакыттан миңа банкның саклык хезмәтеннән шалтыраттылар да картаның арткы ягындагы өч санны әйтүемне таләп иттеләр», – дип сөйләде Андрей.

Андрей ВТБ банкына шалтыраткач, 7 август көнне аның исеменә бер миллион сумга кредит алулары билгеле була.

«Ничек алай була соң?» – дип сорадым. Ә алар: «Менә шулай инде, онлайн гына алганнар», – диделәр», – дип сөйләде зыян күргән ир-ат.

Андрей шундук банкка бара һәм картасы буенча бөтен операцияләрне сүндерә. Аның сүзләренчә, аңа әле бәхет елмайган, мошенниклар сумманың бер өлешен генә – 450 меңне һәм хезмәт хакы картасында булган акчаны гына алырга өлгергән. Андрей башка банклардагы карталарын да сүндерергә һәм парольләрен алмаштырырга уйлаган. Мошенникларның аның «Госуслуги»дагы шәхси кабинетын «ватулары» һәм шуның аркылы кредитларга гариза биреп ятулары шул вакытта билгеле була да инде.

«Госуслуги»да бөтен документ та бар, хәзер нәрсә эшләргә дә белмим инде, бу мәгълүмат белән мошенниклар рәхәтләнеп микрозаймнар алып ятарга мөмкин бит», – дип борчыла Андрей.

Андрей шул ук көнне полициягә гариза яза. Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсендә сөйләүләренчә, хәзер тикшерү эшләре бара. Әмма Андрей үз исеменә алынган кредит белән алга таба нәрсә булачагын әле белми. ВТБ банкында хәбәр итүләренчә, клиентның мөрәҗәгатен караганнар, әмма бу мәсьәлә буенча җавапны аңа шәхсән бирәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100