Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбедә Даян Мөхетдинов махсус хәрби операциядәге егетләргә көймәләр ясый

news_top_970_100
Чиләбедә Даян Мөхетдинов махсус хәрби операциядәге егетләргә көймәләр ясый

Чиләбедә эшмәкәр Даян Мөхетдинов махсус хәрби операциягә җибәрү өчен катерлар җыя. Беренче 4 көймәне Херсон өлкәсендәге диңгез пехотачыларына тапшырганнар.

Моторлы судноларны ул 3 ел элек җыя башлаган. Хәзер эше көйләнгән. Детальләрне Воронеждан алып киләләр, Чиләбедә көймәләрне җыялар. Мондый катерлар бик гади, функциональ, маневрлы, 30 ат көченә ия, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Катерлар ясау белән шөгыльләнүче Даян Мөхетдинов сүзләренчә, аның командасында 50 кеше эшли, шуңа күрә бер экземплярны җыюга 1 атна гына вакыт китә.

Махсус көймәләр партиясен диңгез пехотачыларына Херсон өлкәсенә Днепрны саклау өчен җибәргәннәр. Махсус операция уздыру зонасына йөкне Халык фронты активистлары ярдәмендә тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100