Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе маньягы коллыгында 14 ел яшәгән Катя тарихы: «Кимендә мең тапкыр көчләнгән»

Чиләбе өлкәсе Смолино бистәсендә 14 еллык коллыктан соң хатын-кыз маньяк әсирлегеннән кача. Ир-ат кызны 19 яшендә урлаган. Куркыныч тарихның нечкәлекләре ачыла.

news_top_970_100
Чиләбе маньягы коллыгында 14 ел яшәгән Катя тарихы: «Кимендә мең тапкыр көчләнгән»

Танышлыкны «юудан» башланган тоткынлык

2009 елда Чиләбенең «Синегорье» автовокзалында 19 яшьлек Екатерина (тикшерүчеләр аның фамилиясен әйтми) 37 яшьлек Владимир Ческидов белән таныша. Чиләбе егете кызны үзенә кунакка чакыра, «танышуны юарга» тәкъдим итә. Кызны үзе яшәгән Смолино бистәсенә алып китә, һәм... кыз ул йорттан бүтән чыкмый. Йорт хуҗасы аңа пычак белән янап, тәрәзәдә рәшәткәләр һәм ишектә йозак булган бүлмәгә урнаштыра.

Маньяк «беркем эзләмәячәк» кызны махсус сайлаган. Катя – проблемалы гаиләдән була, акчасыз… Катяның әтисе кызы туганчы ук вафат була, ә әнисе – кыз бала чакта ук.

Маньяк кызны колга әйләндерә. Аны еллар дәвамында көчләгәннәр, кыйнаганнар һәм өйдә пычрак эшләр башкарырга мәҗбүр иткәннәр.

Бу вакытта стена артында гына Владимирның әнисе яши. Кыз аны да караган, ашарга пешергән, өй җыештырган. Әни кеше маньяк улының кызны урлавын белгән, әмма улына каршы чыкмаган.

Тикшерүчеләр фаразынча, Катя – бу ирнең беренче корбаны гына түгел.

Югалганнан соң, Катя эзләүгә бирелгән булган.

Катяның тикшерүчеләргә сөйләвеннән чыгып, аның кимендә мең тапкыр көчләнүен ачыклаганнар. Җенси мөнәсәбәтләрнең ешлыгы туктаусыз эчкән ирнең кәеф-халәтенә бәйле була. Әз генә гаебе өчен дә Владимир хатын-кызны каты кыйный, көчләп эчертә. Даими рәвештә эчү һәм башын төю, кыйнаулар аркасында, Катя тоткынлыкта үткәргән көннәрнең күбесен хәтерләми дә. Үзе киткәндә, ир кызның авызын скотч белән беркетә, кулыннан матчага яки торбага бәйләп калдыра торган була. Кыз качу турында уйларга да, ярдәм сорарга да курка – аның артыннан Владимир һәрвакыт пычак тотып йөргән.

Катя 30 июльдә тоткынлыктан кача. Аңа качарга Владимирның әнисе ярдәм итә. Соңгы вакытларда ир нык эчә, Катяны гына түгел, әнисен дә үтерү белән яный башлый. Беркөнне әнисе түзми, улына ашыгыч психиатрия ярдәме чакырырга карар итә. Ир-атны «ашыгыч ярдәм» машинасы психиатрия хастаханәсенә алып китә. Әнисе Катяга качарга киңәш итә, башка андый мөмкинлек булмаячак, ди.

19 яшендә урланган кыз шунда гына качып китә ала. Хәзер аңа 33 яшь. Катя иректә, ул Владимирга каршы күрсәтмәләр бирә.

«Ural Mash» «Телеграм» каналы шикләнелүченең шушы сурәтен бастырган.

Фото: © url_mash / t.me

«Һәрвакыт ак күлмәктән, костюмнан» йөрүче маньяк

Владимир Ческидов турында мәгълүматлар аз. Ир-ат, күршеләре әйтүенчә, кеше сөймәгән, күренеп йөрмәгән.

Оксана, бистәдә яшәүче: «Мин монда 3 ел яшим һәм бер тапкыр да тәрәзәләрендә яктылык күрмәдем. Бу ир-атны ике тапкыр күрдем: берсендә исерек килеш, икенче тапкырында балалар мәйданчыгында күрдем, ачылыш вакытында. Бу 15 яки 16 июнь иде. Полиция фоторобот күрсәткәч, без аның шул кеше икәнен аңладык».

Раиса Булава, бистәдә яшәүче: «Төз гәүдәле, матур егет, һәрвакыт ак күлмәктән, костюмнан йөри иде. Һәрвакыт штакетник ясый иде».

Владимир Ческидов турында, шулай ук, ул – гади ир-ат, дөрес, үз-үзенә артык бикләнгән һәм, ни өчендер, хәтта бакчага чыкканда да энәдән-җептән генә киенгән була иде, дип сөйлиләр.

Владимир Ческидов үзе дә, әнисе дә кулга алынган. Аның үзенә кимендә 25 ел ирегеннән мәхрүм ителү яный. Әнисе исә Катяга ярдәм итмәүдә гаепләнә.

Искәрмә. Соңыннан билгеле булганча, судта ирнең әнисе иреккә – өй арестына чыгарыла.

Маньякның хәзерге фотосы

«Туганым берни аңлата алмый: елый һәм кычкыра гына иде»

Журналистлар Екатеринаның бертуганы белән очрашкан. Екатеринаның кыз туганы алардан ерак яшәмәгән. SHOT язганча, азат ителгәннән соң, Екатерина беренче эш итеп, аның янына йөгергән. Язмыш аларны бер-берсеннән иртә аерган: берсе интернатка эләккән, икенчесе – балалар йортына. Бу вакыт эчендә туганнар бер-берсе турында берни дә белми, һәм күптән түгел генә, маньяк коллыгыннан иреккә кача алгач кына, Екатерина кыз туганы янына йөгерә, ләкин берни аңлата алмый: елый Һәм кычкыра гына.

«Ул аны мыскыл иткән, каты итеп башына суга торган булган. Артыннан гел пычак тотып йөргән. Кулларын батареяга электр чыбыгы яки бау белән бәйләгән. Авызына скотч ябыштырган», – дип сөйли әсирнең туганы.

«Мин коллыкта идем», – ди. Ул барысын да сөйли башлады. Аны ир-ат әсирлектә тоткан. Анда аның әнисе дә булган, туганым бу әнине караган, – ди әсирлектән качкан хатынның бертуганы. – Ир-атның һәрвакыт пычагы булган – күрәсең, сул якка адым атласаң, я уң якка – үтерергә әзер булган».

Катя 14 ел элек югалгач, аны эзләргә тырышкан бердәнбер кеше дә туганы була. Инде әйтеп кителгәнчә, кыз ятимә була. Катя югалгач, туганы полициягә гариза яза һәм хәтта, берничә тапкыр, билгесез мәетләрне тану өчен моргларга да бара, ләкин ахыр чиктә туганын таба алачагына кул селти.

Беренче корбанын үтерә

Маньякның бер хатын-кызны үтерүе мәгълүм була. Владимир Ческидовның хуҗалыгының бер почмагында бу корбанының җәсәде табыла. Mash мәгълүматларына караганда, беренче тоткын Оксана исемле, ул 2010 елда үтерелгән, аңа нибары 30 яшь булган.

Катя бу хакта туганына сөйләгән. «Анда тагын бер кыз булган. Апам аны ирнең хатыны дип уйлаган. Ләкин соңыннан, аларның нинди конфликт булганын белмим, ул аның башына пычак белән кадаган. Шуннан соң пычак белән янап: «Үзеңне шулай тотсаң, син дә шуны ук алачаксың», – дигән. Аннары ул кисәкләргә бүлгән, ул [Екатерина] аңа ярдәм иткән. Кул-аякларын, калдыкларын бер мичкәгә тутырганнар һәм күмгәннәр».

Соңгы мәгълүматларга караганда, Ческидовның ике корбаны аралашмаган. Ул аларны аерым тота: Екатеринаны йортта урнаштыра, ә Оксана ул вакытта сарайда яши. Владимир кызга аны үз хатыны дип таныштыра. Бер көнне ярдәм сорап кычкыруы өчен маньяк хатынны үтерә. Әсирлектән качкан Екатерина ирнең теге хатынны ничек җәзалавын бөтен ваклыклары белән хәтерли: арада бәхәс чыккач, ир аны кыйный башлый, тегесе ярдәм сорап кычкыргач, ир башына пычак белән кадый, аннан пычак өстенә кадак суыргыч белән суга. Берникадәр вакыттан соң, ул аны кисәкләргә бүлә, мичкәгә тутыра һәм күмә.

Кыз, урланганчы, шушы йортта яшәгән.

Күршеләр ни сөйли

Бу коточкыч хәлләр булып яткан йорт хәзер Тикшерү Комитеты хезмәткәрләре тарафыннан мөһерләнгән.

Күршеләр сөйли:

– Кичә машиналар төркемен күрдек. Алар каян килгән? – дип гаҗәпләнә хатын-кызларның берсе. – Ул [Владимир] качмасын өчен көч хезмәткәрләре, сакчылар биргәннәр икән.

Күршеләренең берсе сүзләренчә, моңарчы Ческидовлар торган йортта кеше яшәми, дип тә уйлаганнар икән.

– Кышын мин анда беркемнең дә йөргәнен күрмәдем. Яз көне бер карт хатынның үтеп баруын берничә тапкыр күрдем. Анда беркайчан да ут янмады, мин анда беркайчан да кешеләрне күрмәдем, – дип сөйли ул.

Ческидовларның йорт тәрәзәләре һәрчак ябулы булган.

Фото: © Людмила Орлова, 74.RU

Башка күршеләр аңлатуынча, бу йортта яшәүче гаилә авылда беркем белән дә аралашмаган.

– [...] Валентина һәм улы Владимир яши. Минем аны инде берничә ел күргәнем юк, – дип сөйли тагын бер хатын.– Аны 2-3 ел элек күрдем, ул вакытта койма тота иде... Аның әнисе һәрвакыт монда йөгереп йөри, көненә берничә тапкыр тегендә-монда чабулый, минем белән исәнләшми дә. Ул күптәннән пенсионер, аның үзенең ниндидер эше бар, сәүдә белән бәйле. Без алар белән бөтенләй аралашмыйбыз...

Мондый очракларга хас булганча, күршеләр икегә бүленгән. Берәүләр бернәрсә дә күрмәгәннәрен һәм «тыйнак» Владимир турында ачылган хакыйкатькә шаккатуларын әйтә. Икенчеләре, аларның койма артында гына нәрсәдер булып ята, дип шикләнгән икән… Ә маньякның әнисе барысына да кызның улына гашыйк булуы һәм әти-әнисе янына кайтып йөрүен сөйләгән.

– Улыңның андый эшләр белән шөгыльләнүен белми калып буламыни? Ул барысын да белгән. Ул бик астыртын, – диләр өлкән яшьтәге Валентина турында күршеләре.

14 ел буе яшь кызны әсирлектә тоткан Владимирның әнисе улының нинди куркыныч «монстр» булуын бик яхшы аңлый, әмма аны үзенчә аклый, һәм хәтта күршеләре алдында аны «майлап-мактап күрсәткән».

Раиса Булава – маньякның әнисе белән аралашкан берничә кешенең берсе. Пенсионер хатын күршесенең нинди сер яшереп яшәвен күз алдына да китерә алмаган. Соңгы вакытта хатынның тирә-юньдәгеләр белән исәнләшүдән туктавын һәм үз эченә бикләнүен сөйли.

Тагын бер күршеләре – Надежда Ивановна – еш кына бу йортта кунакта була, ләкин ир-ат һәм аның әнисеннән тыш бер тапкыр да башка кешене күрми.

Күршеләр 10 елдан артык дус булганнар, бер-берсенә кунакка йөргәннәр, бергә «50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен» биюләр белән шөгыльләнгәннәр, чиркәүгә йөргәннәр. Надежда Ивановна сүзләренчә, Валентина белән Владимир бераз сәер, кеше сөймәс булганнар, әмма ниндидер шик тудырмаганнар.

– Владимирның нигә өйләнмәвен анасыннан сорадым. «Мин каян белим, аңа беркем дә кирәкми, беркемгә дә ышанмый», – ди. Шуның белән шул. Соңрак әйтә: «Йөргән кызы бар». Нинди кыз? Мин ничә ел йөрдем – бер кыз да күрмәдем! – дип сөйли Надежда Ивановна. – Аннары: «Безнең кызыбыз бар. Кыз пешерә. Мин киләм, ә ул ашарга әзерләгән, миңа – аерым. Ашыйбыз», – ди. Мин кайчан килсәм дә, ул: «Алар йоклыйлар, алар йоклыйлар». Көн йоклый, кич йоклый – гел йоклап ятарга филмени соң алар?!

Надежда Ивановна кызны бер мәртәбә дә күрмәгәч, аны Валентина уйлап чыгарган дип уйлаган.

– Өченче көн [Валентина] килде, абрикос һәм алма алып килде: «Ой, мин хәзер киләм, анда кыз ашарга әзерләгән». Нинди кыз? Исеме ничек? Сөйләми. Мин инде аның «түбәсе киткән» дип уйлый башлаган идем, – дип сөйли пенсионер ханым. – «Валя, аның фамилиясе ничек?» – дип сорыйм. «Мин белмим». – «Ничек? Синдә чит кеше яши бит!» – «Кызыксынмадым, бу – аның тормышы». Минем башка төрле уй килде. Ә бәлки, ул төрмәдән качкандыр, бәлки, аны эзлиләрдер, дип тә сорадым. «Бу мине кызыксындырмый. Ул киткән иде, кайтты». – «Ата-аналары бармы?» – «Мин белмим».

Надежда Ивановна сөйләвенә караганда, Владимирның кайчандыр хатыны булган, ләкин Мәскәүдә бизнесын тартып алганнан соң, хатыны шунда калган, ә ул 3 көн поездда әнисе янына ач кайткан.

– Валентина кичә генә миндә иде – без монда утырып чәй эчтек! Улы турында берни дә әйтмәде, бары тик: «Ул авырый, ул авырый, мөгаен, тиздән үләчәк!» – диде. Ничек үз балаң турында шулай сөйләргә? «Аның бер үпкәсе корыган кебек», – ди. Хастаханәгә барырга кирәк! – дип аптырый Валентинаның дусты.

74.RU мәгълүматларына караганда, 17 яшендә Владимирны талау өчен хөкем итәләр. Аның җәза срогы үтүен, билгеле, Надежда Ивановна белмәгән.

Владимир яшәгән зәңгәр капкалы йорт янында күп кенә полиция машиналарын күреп, шунда ук күршеләре Надежда Ивановнага шалтырата, әмма ул да нәрсә булганын белми.

– Миңа анда милиция икәнен әйттеләр, мин, Володя үлгәндер, дип уйладым. Башка гел юньсез уйлар гына килде. Шунда киттем. Мине кертмиләр, аннары карыйм: капка янында Валя тора, – дип сөйли пенсионер. – Тикшерүчедән сорыйм: «Мин бит аның дусты, сез миңа нәрсә булганын әйтәсезме? Володя исәнме?» – дим. Ә ул: «Барысы да яхшы, аны алып киттеләр». – «Кая?!» – «Хастаханәгә». Тикшерүче, сезнең дуслыкка ничә ел, дип сорады. 10 ел инде. Шулчак Валентина йөгереп килде: «Без синең белән күптәннән талаштык, син минем янга килми башладың. Кит!» – ди. Ә өченче көн ул бит миндә булды!

Надежда Ивановна, күршесе, бәлки, аны күреп чыгар, дип өметләнә.

Фото: © Людмила Орлова, 74.RU

Ике күрше чыннан да Валентина себереп алырга теләмәгән ишек төбендәге чүп-чар аркасында талашып, күпмедер вакыт аралашмаган булган.

– Бәлки, Володя акылга җиңеләйгәндер? Аның сәерлекләре бар иде: бер әйбер турында сөйли-сөйли дә кинәт кенә бөтенләй башка әйбергә күчә, – ди хатын. – Тикшерүчедән сорыйм: «Ә аның йөргән кызы кайда?» – «Нинди кыз?» Мин тагын берни аңламыйм. «Сез аны күрдегезме?» – «Күргәнем юк, белмим».

Надежда Ивановна сүзләренчә, Владимир тыныч кеше булган, аралашырга яратмаган. Аның әтисе 5 ел элек вафат булган, элек котельнаяда инженер булып эшләгән.

– Володя чиркәүгә йөри иде, – дип искә ала пенсионер. – Бервакыт аның белән ничектер очраштык: «Чиркәүдән кайтам, иконалар сатып алдым», – ди. Һәм күрсәтә, мактана. Мин аңа миңа кайсысы күбрәк ошый, ә кайсысы артык ошамавын әйттем. Өенә кайтып җитте микән-юкмы, ишек шакый: «Надя түти, сезгә икона бүләк итәргә телим», – ди. Ул хәзер минем бүлмәдә сервантта тора, җанымны җылыта».

Владимир, хатын сүзләренә караганда, беркайда да эшләмәгән, өеннән сирәк чыккан. Әнисе һәм улы пенсия акчасына һәм Чиләбедә бер бүлмәле фатирларын арендага биреп, шуның акчасына яшәгәннәр. Әнисе тагын күзлек сату белән шөгыльләнгән.

– Ул (Валентина) барысын да яшерә һәм гел ялганлый, арттырып сөйли. Ул шулай ук үзенең нинди патшабикә булуын сөйләргә ярата иде. Аннан барысы да көлә иде, – дип уртаклаша Надежда Ивановна.

Прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгында нәрсә диләр

Шикләнелүче ир-ат дәвалау учреждениесендә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең даими күзәтүе астында, –дип хәбәр итә өлкә прокурорының өлкән ярдәмчесе Наталья Мамаева. – Тикшерү комитеты җинаять эшен тикшерә.

– Җинаять эшен тикшерү барышы Чиләбе өлкәсе прокуратурасы тарафыннан контрольгә алынды, – дип өсти күзәтчелек ведомствосы вәкиле.

Россия Федерациясе Җинаять Кодексының «көч кулланып яки аны куркытып кеше урлау» маддәсе өчен 5 елдан 12 елга кадәр кешене ирегеннән мәхрүм итү каралган.

– Чиләбе өлкәсе полициясе һәм тикшерү органнары вәкилләре белән берлектә Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 126нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган (кеше урлау) резонанслы җинаятьнең барлык шартларын ачыклау буенча чаралар комплексы үткәрелә. Бу вакыйганың объектив картинасын билгеләүгә юнәлдерелгән барлык чаралар уздырыла. Эшкә җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенең иң тәҗрибәле оператив хезмәткәрләре кушылган, – дип аңлата Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Елена Епимахова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100