Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе мәктәбендә укучы классташларына һәм укытучыларга һөҗүм иткән: бер бала авыр хәлдә

news_top_970_100
Чиләбе мәктәбендә укучы классташларына һәм укытучыларга һөҗүм иткән: бер бала авыр хәлдә

Чиләбенең №68 коррекцион мәктәбендә укучы 13 яшьлек укучы иптәшләренә чүкеч белән һөҗүм иткән. Ул чүкечне сак хезмәте аша алып керә алган һәм иртән, сумкасыннан чыгарып, 09.00 сәгатьтә янәшәсендәге классташларына суга башлый. 3 бала тән җәрәхәтләре алган. Барыннан да бигрәк бер кыз балага каты эләккән – ул реанимациядә. Тагын бер малай һәм бер кыз яраланган. 74ru сайты, каза күрүчеләр 4 кеше, дип яза.

Укучы кулга алынган. Аның ни өчен бу адымга баруын тикшерәләр, дип яза SHOT.

74ru сайты язуынча, укучы үзе белән мәктәпкә пычак һәм пневматик пистолет та алып кергән булган. Чиләбе губернаторы Алексей Теслер укучының укытучыларга да һөҗүм итүе, педагогның госпитализацияләнгән булуларын әйткән. «Вазгыятьне шәхсән контролемә алдым. Тикшерү бара. Укучының мәктәпкә чүкеч алып керүе зур сорау тудыра. Нигә сакчылар бернинди реакция күрсәтмәгән? Барлык уку йортларында тикшерү уздырырга күрсәтмә бирдем», – дип язган ул.

Чиләбе өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Евгения Майорова: «Агрессив балалар күренеп тора. Һәм мондый хәлләрне вакытында реакция күрсәтеп, кисәтеп була. Дәшми торып түгел, мәктәп җитәкчелеге белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ата-аналар контактка бармаса, судка барырга була», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100