Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе көрәшчеләре тиз арада авырлыкны киметү серен ачты: «Су түгел, чәй эчегез!»

Ульяновскида оештырылган Бөтенроссия XXII Федераль Сабан туенда Чиләбе өлкәсеннән ике яшь көрәшче егетне очраттым. Егетләр көрәш белән шөгыльләнү үзенчәлекләре, дөрес туклануның серен сөйләде.

news_top_970_100
Чиләбе көрәшчеләре тиз арада авырлыкны киметү серен ачты: «Су түгел, чәй эчегез!»
Салават Камалетдинов

Егетләрнең Сабантуйда көрәш ярышында беренче тапкыр катнашулары икән. Икесе дә көрәш белән бала вакыттан ук шөгыльләнә башлаган.

Чиләбе өлкәсеннән 17 яшьлек Эдуард Бикмурзин икенче урын алып өлгергән инде:

– Аның алымы бер генә – көндәшеңне үзең аша алып бәрәсең. Шунда ук алып бәрәсең икән, биш балл алып, җиңүче буласың. Көндәшеңә аяк чалсаң, штраф баллары өстәлә. Өч кисәтү була икән – җиңеләсең.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Минем авылымда көрәштән кала башка шөгыль юк иде. Үземне кая куярга белмәдем. Шуңа күрә көрәшкә йөреп карарга булдым. Көрәш белән шөгыльләнгәнемә үкенмим. Нефтекамск шәһәрендә янгын куркынычсызлыгы белгечлегенә көллияттә укыйм. Ләкин көрәшне калдыра алмыйм. Хобби кебек кенә калмасын иде. Киләчәктә көрәш белән профессиональ шөгыльләнергә ниятлим, - дигән планнары белән уртаклашты ул.

Янында басып торган иптәше Вячеслав Ушаков өченче урын алган, көндәшләре Казан һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән булган.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

– Көрәшнең бөтен сере шунда: келәмгә чыгасың, көндәшеңнең бил каешыннан тотасың, позициягә басасың һәм хөкемдер сызгырганнан соң чын-чынлап көрәшә башлыйсың. Иң мөһиме – көндәшеңне келәмнән алып бәрү. Ул калак сөягенә егылырга тиеш. Шулай итеп, ике кеше көч алыша башлый һәм, нәтиҗәдә, аның берсе җиңүче була.

Көрәшкә килгәнемә үкенмим, - ди Вячеслав. – Көрәш белән шөгыльләнгәнче бассейнга йөргән идем. Шөгыльләнә торгач, җилкәләрем киңәйде, мускуллар ныгый башлады. Тренер белгечлегенә институтка укырга керергә ниятлим. Балаларны укытырга телим. Сәламәтлегең булганда көрәш белән үлгәнче шөгыльләнә аласың. Форманы саклар өчен һәрчак тренировкаларга йөрим.

Гади кешеләр кебек, безнең дә баллы, камыр әйберләре ашыйсы килә. Кайчак ашап та алам инде, ләкин аннары тренировкада көч түгәргә туры килә. Балансны тотарга кирәк. Авырлыгыңны төшергән вакытта ашарга ярамаган ризыклар бар. Мәсәлән, баллы, камыр һәм майлы, кыздырылган ризыкларны ашарга ярамый. Асылда, ашлар ашарга рөхсәт ителә. Нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр ашыйбыз. Кыска вакыт аралыгында авырлыкны киметкәндә хәтта су да эчү чикләнә! Күбрәк лимон белән яшел чәй эчәргә киңәш ителә, - дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100