Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе кешесен иптәшләре машинага бәйләп сөйрәп йөргән, аннары пычак кадап үтергән

news_top_970_100
Чиләбе кешесен иптәшләре машинага бәйләп сөйрәп йөргән, аннары пычак кадап үтергән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Учалы районында яшәүче 27 һәм 30 яшьлек 2 ир-атны дальнобойщик йөртүчене вәхшиләрчә үтергән өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

2022 елның 30 сентябрендә Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатын 34 яшьлек туганы югалуын, 1 тәүлек элек соңгы тапкыр Учалы районында элемтәгә чыгуын полициягә хәбәр итә. Волонтерлар югалган ир-атның телефонының кисәкләрен, әйберләрен таба.

Хокук саклаучылар җинаятьчеләр һәм югалган ир-ат бергә утырган машинаны таба. Сорау алган чакта ир-атларның берсе күрсәтмә бирә. Ул җинаять алдыннан кич белән Чиләбе кешесе белән хәмер эчеп утыра. Ул Чиләбе кешесен Учалы районында яшәүче иптәше үтерүен, аннары мәетне яшерергә булышырга мәҗбүр итүен сөйли.

Гаепләнүче ир-атларның икенчесе дә гаепне танышына аудармакчы була.

Ләкин сорау алу һәм тикшерү эшләреннән соң ачыкланганча, 27 һәм 30 яшьлек 2 ир-атның да җинаятькә катнашы була.

Тикшерү версиясе буенча, югалган ир-ат – дальнобойщик, 2022 елның 29 сентябрендә ул үзенең йөк машинасын автотукталышта калдыра, үзе танышлары белән очраша. Башта 4 кеше хәмер эчеп утыралар, аннары аларның өчесе саунага китә. Кире кайткан чакта талаш чыга. 27 һәм 30 яшьлек ир-атлар дальнобойщикны урманга алып китә, аны типкәләп, суккалап кыйныйлар, баллон ачкычы һәм күсәк белән бәрәләр, берничә тапкыр пычак кадыйлар, аннары тросс белән машинага бәйләп куеп, кырга кадәр сөйрәтеп баралар. Шунда тагын пычак кадап үтерәләр.

Җинаятьчеләр икенче көнне, көрәкләр алып, мәет янына кабат килә һәм күмеп куя.

Җинаять эшен прокуратурага тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100