Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе электрометаллургия комбинаты директорын, педофилиядә гаепләп, кулга алганнар

news_top_970_100
Чиләбе электрометаллургия комбинаты директорын, педофилиядә гаепләп, кулга алганнар

Чиләбе электрометаллургия комбинаты директоры Павел Ходорковскийны, педофолиядә гаепләп, кулга алганнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Зур предприятие директоры 16 яшькә җитмәгән яшүсмерләр белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, директорны коттеджында кулга алганнар – полиция аның өенә кисәк бәреп кереп тоткарлый. Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, ул коттеджда шулай ук балигъ булмаган кызлар белән булган. Полициядә директорның интим мөнәсәбәтләре видеога яздырылган, диелә.

Ходорсковскийны һәм тагын берничә кешене (аларының кем икәне әле әйтмиләр) 14-15 яшьлек кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдә гаеплиләр. Башта көч структуралары байлар астына яшүсмер кызларны салу белән шөгыльләнгән сутенер хатын-кыз булуы турында хәбәр ала. Сутенершаны кулга алалар һәм аның клиентлары Россиянең төрле шәһәрләрендә икәне ачыклана. Яшь кызларны сатып алган байларның берсе дип, шушы Павел Ходорсковский шикләнелә.

Павел Ходоровский 1951 елда Чиләбедә туган. Техник белем алган, профнастил заводында эшләгән. 90нчы елларда Чиләбе электрометаллургия комбинатында эшли башлый, 1991 елда коммерция директоры булса, 1996 елдан – генераль директор.

Павел Ходорковскийны кулга алганга кадәр заводта бер гауга булган иде. Генераль прокуратура, заводны 90нчы елларда законсыз приватизацияләүдә гаепләп, акцияләрен дәүләткә кайтаруны таләп итте. Завод җитәкчелеге, шул исәптән Павел Ходорковский, приватизация законлы булган, дип бара. Әмма февраль аенда завод дәүләткә кайтарылды. ЧЭМК заводы корал җитештерү өчен металл ясаучы әһәмиятле заводларның берсе санала.

Җинаять кодексының 135нче маддәсе буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100