Чикунгунья бизгәге кешегә черки тешләгәч йога, шуңа күрә вирус тарала торган урыннарда нәкъ менә шуннан сакланырга кирәк. Бу хакта вирусолог, медицина фәннәре докторы, профессор Виктор Зуев сөйләде, дип яза «Аргументы и Факты» газетасы.
Искәртеп үтик, Россиядә чикунгуньяның беренче очрагы 29 августта, ә икенче очрагы 30 августта ачыкланган. Пациентлар – бер гаилә әгъзалары, алар күптән түгел Шри-Ланкада ял итеп кайтканнар.
Шулай ук аларның тагын бер туганында югары тән температурасы күзәтелә, тик әлегә аңа диагноз куелмаган.
«Чикунгунья йоктырудан саклану өчен, бу вирус массакүләм таралган урыннарда йөрмәскә кирәк. Әгәр бу мөмкин түгел икән инде, үзеңне бу авыруны таратучы черкиләрдән сакларга кирәк. Озын җиңле кием, озын балаклы ыштан, шулай ук бөҗәкләрдән саклый торган челтәре булган баш киеме кияргә кирәк», – дигән вирусолог.
Табиб сүзләренчә, Россия белгечләре әлеге вирус тарала торган урыннардан илгә кайткан кешеләрне җентекләп күзәтә.