news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чикунгунья бизгәге кайсы илләрдә йогарга мөмкин?

news_top

Чикунгунья бизгәге Көньяк Америка, Азия Һәм Африка илләрендә таралган. Бу хакта «Объясняем.РФ» Telegram-каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Быел чикугунья Көньяк Азия илләре, Һинд океаны утраулары, шулай ук Мадагаскар, Сомали һәм Кениядә теркәлгән. Кытайда да авыру тарала башлаган. Россиядә чикугунья белән авыручылар юк.

«Илдә бизгәк йоктыру очраклары теркәлмәгән, әмма эндемик районнардан авыру керү куркынычы кала», – диелә материалда.

Роспотребнадзорда искәртүләренчә, чикугунья симптомнары авыру йокканнан соң 4-8 көн узгач күренә башлый. Буыннар һәм мускулларда көчле авырту, югары температура, шешү, күңел болгану, тәндә таплар чыгу, арыганлык барлыкка килә.

Чикунгунья бизгәге – вируслы инфекция, ул кан эчә торган бөҗәкләр аша йога. Авыруны таратучылар булып Aedes aegypti һәм Aedes albopictus черкиләре тора, алар шулай ук башка вируслар, шул исәптән Денге бизгәген дә тарата ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар