Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чикләвекле уралма» рецепты

news_top_970_100
«Чикләвекле уралма» рецепты
Кадрия Ишмурзина

Кадрия Ишмурзинадан «Чикләвекле уралма» рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен бүлмә температурасында йомшарган 100 грамм атланмай, 100 грамм кибет каймагы, 1 йомырка, 1/4 чәй кашыгы сода, 200 грамм он, тоз.

Каймакка сода салырга һәм болгатып куярга. Йомшак майга онны салып уарга, йомырка, каймак, тоз салып камыр басарга. Камырны 1-2 сәгатькә суыткычка куярга.

Эчлек өчен 150 грамм әстерхан чикләвеген юарга, киптерергә, шуңа 100 грамм шикәр комы салып болгатырга кирәк.

Ширбәт өчен 30 грамм атланмай, 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы су кирәк.

Камырны 2 кисәккә бүлеп җәймәләр ясарга. Камырны атланмай белән майларга, эчлекнең яртысын салырга һәм рулет итеп төрергә. Үзегезгә кирәкле киңлектә кисеп, табага тезәргә һәм духовкада кызара башлаганчы пешерергә. Уралмаларны алыр алдыннан өсләренә ширбәт салырга һәм кабат духовкада 5 минут тотарга.

«Тәме пәхләвәгә охшаган печенье була. Көннәрегез тыныч, табыннарыгыз мул булсын!» – дип теләгән социаль челтәрдә аш-су остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100